Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актанышның беренче санлы мәктәбенә 36 миллион сумлык ремонт керде

Районыбызда ел саен зур төзелеш эшләре башкарыла. 2024 елда да Актанышны зур яңарышлар көтә. Әйтик, Актанышбаш авылында башкарма комитет өчен дәүләт программасы нигезендә яңа бина төзелә башлады. «Иман» спорткомплексында да күптән көтелгән төзекләндерү эшләре кайный. Ә Актанышның беренче санлы мәктәбен заманча дәрәҗәгә җиткерү өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән 36 миллион сум акча бүлеп бирелде. Февраль аеннан төзүчеләр мәктәпне төзекләндерергә тотынды.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов үзенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, Татарстан Республикасы Төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре белән районыбызда башланып киткән төзелеш эшләре белән танышты.

Эш барышында килеп туган мәсьәләләрне чишү буенча күчмә утырыш уздырды.

-Мәктәпнең өч катында да эчке ремонт, керү өлешен төзекләндерү, тәрәзәләрне алыштыру, җылыту системасын, барлык коммуникацияләрне яңарту башланып китте. Ремонт эшләрен 15 августка тәмамлау планлаштырыла. Ремонт кыска вакыт аралыгында башкарылу сәбәпле, февраль аенда демонтаж эшләре башланды. Апрельдә төзелеш эшләре тулы куәт алачак. Шуның өчен мәктәптә дүртенче чиректә уку ике сменада булачак,- дип шәрехләмә бирде Рөстәм Алмаз улы төзелеш турында. 

Актанышның беренче санлы мәктәбен "ПМК+" ҖЧҖ төзүчеләре төзекләндерә. "ПМК+" техник куркынычсызлык ягыннан да, төзүчеләр коллективы буенча да мәгариф оешмасын яңартуга туры килә. Яңа уку елында укучыларын, укытучыларын гүзәл, матур булып каршы алыр дигән ышанычта калабыз.

"Иман" спорткомплексының спорт залы, беренче каты һәм икенче катындагы бүлмәләр, керү өлеше, җылылык системасы ремонтлана. Спорткомплексны төзекләндерү "Милли проект" кысаларында, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы программасы буенча "Строймаг" компаниясенә тапшырылган. Гомуми суммасы 25 миллион сумны тәшкил итә. 

Актанышбаш авыл башкарма комитеты бинасының нигезләре салынды, хәзер диварларын күтәрүгә тотыначаклар.

Бу ике объектны да 1 августка сафка бастыру күздә тотыла. 

Ләйсән Газизова фотолары

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев