Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

БЕЗДӘ ЯҢАЛЫК: «Актаныш- информ»га хәзер такыр сукмактан гына киләсе

Татарстан һәм Ленин проспектлары кисешкән почмак соңгы елларда халык хәрәкәте иң күп булган урынга әйләнде.

             "Актаныш-информ"га да килүчеләр күп. "Госстрах" бинасының да ишекләре ябылып тормый- анда берничә төрле хезмәт күрсәтәләр.  Өстәвенә элеккеге "Татфондбанк" бинасына күпфункциональ үзәк урнашты. Бирегә районыбызның төрле авылларында яшәүчеләр көн саен мөһим эш белән мөрәҗәгать итәләр. Килүче-китүчеләрнең  юлы Татарстан урамыннан шушы сукмак аша уза.

                  Редакция каршындагы машина кую мәйданчыгыннан да халык туры ике бинага юнәлә. Тик безнең тирәдәге тротуардан абынмый- сөртенми генә йөрмәле түгел иде. Әллә кайчан салынган таш сукмак тәмам ашалып, тузып бетте.

              Аллага шөкер, безнең юллар да игътибар үзәгенә алынды һәм төзүчеләрнең еллык төзелеш планына кертелде. Әле генә бер атна дигәндә, төзүчеләр юлыбызны яңартып, төзекләндереп куйды.

Ял көннәрендә дә төзелеш тынып тормады. Эшләрен сыйфатлы башкарганын үзебез дә күреп тордык. Иске тротуарны кырып чистарттылар, ком түшәделәр, аның өстенә брусчатка җәйделәр. 


            Хәзер юлыбыз такыр да, чиста да. Яңгыр яуса да куркыныч түгел, чокыр-чакырларга тулган судан чыгарга туры килә иде, көзге-язгы юеш көннәрдә дә аяк киемнәре чыланмас дип ышанабыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев