Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана - яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды

Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Ветераннар өчен 72 нче Җиңү язы, чыннан да, истәлекле булды. Бүген Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана булып узды - тыл, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Фатир ачкычын алган 20 ветеран...

Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар.
Ветераннар өчен 72 нче Җиңү язы, чыннан да, истәлекле булды. Бүген Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана булып узды - тыл, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Фатир ачкычын алган 20 ветеран Циолковский урамында яшәячәк. Монда бөтен уңайлыклар бар, фатирлар замана таләпләренә туры китереп төзелгән, дип яза район газетасы.
- Фатирларның һәрберсенә шәхси җылыту системасы урнаштырылды. Проект буенча әлеге йорт бетон панельләрдән төзелергә тиеш иде. Без заказны алганда моның белән килешмәдек һәм үзебезнең проектны төзеп, аны эксплуатациягә керттек. Моның өчен 1 миллион 150 мең сум үз акчабызны тотарга туры килде һәм, нәтиҗәдә, кирпечтән төзелгән 50 фатирлы йортны торгызып куйдык. 2017 елдан Дәүләт торак фондына документларны тапшыру эше катлауланды. Шуңа күрә ике ай элек төзелеп беткән йортны тоткарлык белән тапшырырга туры килде, - ди подрядчы "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильников.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы эшли башлаган чордан алып, бүгенге көнгә кадәр җәмгысе 247 Бөгелмә районы ветераны яңа тораклы булды.
- Без сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Сез - зур хөрмәткә ия кешеләр. Кадерле ветераннарыбызга яңа фатирдан ачкычлар тапшыру - минем өчен зур горурлык. Исән-сау булыгыз, һәркайсыгының уй-хыяллары тормышка ашсын, барыгызга да шушы нигездә бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын, - диде, ачкычларны хуҗаларына тапшыргач, шәһәр мэры Линар Закиров.
Хөкүмәт биргән йортка тәүге мәртәбә аяк баскан әби-бабайларның шатлыклары бу көнне эчләренә сыймады. Кемдер күз яшен сөртте, кемдер шатлыгы турында якыннары белән бүлешергә ашыкты. Шуларның берсе - Иван Лунев. Ул Циолковский урамындагы йортта яшәүче бердәнбер фронтовик булып саналачак. Кызганыч, сугышта катнашучыларның саны елдан-ел кими бара шул. 91 яшьлек Иван Лунев 1943 елда 17 яшендә фронтка киткән. Белоруссияне, Кенигсберг шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. Соңгысында яраланып, контузия алган. Иван Захарович Җиңү көнен дә госпитальдә каршы алган. 9 Май - аның өчен зур бәйрәм.
- Быелгысы тагын бер шатлык өстәде. Хөкүмәтебезгә, республика җитәкчелегенә һәм шушы йортны салуга көч куйган барлык җитәкчеләргә, хезмәткәрләргә олы рәхмәтләремне әйтәсем килә, - ди ул.
Калган 30 фатир ачкычларын социаль ипотека программасы буенча фатир алучыларга тапшырдылар, диелә район хәбәрендә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/03/139916/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев