Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Быел Актанышта янгын сагы хезмәте өчен яңа бина төзеләчәк

2025 елда Актанышта күпсанлы төзелешләр көтелә. Шуларның берсе- «Сугаз» оешмасы янында 103 нче санлы янгын сагы хезмәте өчен яңа бина салыначак.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән янгын сүндерү хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртуга зур мөмкинлекләр ачыла. Заманча шартлар тудырылган, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган яңа бина 2025 елның август аенда үз ишекләрен ачар дип планлаштырыла.

103-нче янгын сүндерү бүлеге "Сугаз" оешмасы янында булачак. 

Хәзерге вакытта районның 103 нче янгын частендә 42 кеше эшли, шулай ук штатны 6 хезмәткәргә арттыру мөмкинлеге бар. Иске Байсар, татар Суыксуы һәм Әнәк авылларында 11 хезмәткәрдән торган подразделение эшли. Моннан тыш, районда махсус техникалары булган 21 ирекле янгын формированиесе бар, алар җирле халыкка ярдәм итә. 

2024 елда 35 янгын очрагы теркәлде, алар арасында М-7 трассасында фураларның януы кебек фаҗигале хәлләр дә булу янгыннар санын арттырды. Янгын сүндерүчеләр мондый гадәттән тыш хәлләрдә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Район халкының ярдәме янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәм янгыннарны булдырмауда мөһим роль уйный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев