Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Чөгәнәгә юл салынды

Газетаның узган елгы 28 сентябрь санында Актаныш-Чөгәнә юлын төзекләндерүне сорап язган мәкаләм басылып чыккан иде. Чөгәнәдә туып-үскән, хәзерге вакытта да шушы җирлектә яшәүче Айдар Бакиров белән киңәшләшеп, аның исеменнән язган идем. Табигатьнең шундый матур җиренә урнашкан Чөгәнә авылына юньле юл булмау мине күптәннән борчып килде. Бу авыл үләргә аяк сузганнардан...

Газетаның узган елгы 28 сентябрь санында Актаныш-Чөгәнә юлын төзекләндерүне сорап язган мәкаләм басылып чыккан иде. Чөгәнәдә туып-үскән, хәзерге вакытта да шушы җирлектә яшәүче Айдар Бакиров белән киңәшләшеп, аның исеменнән язган идем.
Табигатьнең шундый матур җиренә урнашкан Чөгәнә авылына юньле юл булмау мине күптәннән борчып килде. Бу авыл үләргә аяк сузганнардан түгел. Кайсы - таштан, кайсы агачтан йортлар төзелә. Мәчеткә дә нигез салып куелган. Алла кушса, анысы да төзелеп бетәр.
Чөгәнә юлын үзе исән чакта мәрхүм Равил ага Камилҗанов күтәрттереп, күперләр салдырып калдырды. Шул вакыттан бирле бу юлга кеше кулы тигәне булмады. Соңгы елларда машиналар берсен-берсе тартып, җиңел машиналар арбалы атка тагылып чыккан чаклары да булды.
Газетада бу язма чыкканнан соң, ул вакыттагы район башлыгы Энгель Нәвап улы Чөгәнәгә баргач, быел булмас, киләсе елда һичшиксез эшләтәбез, дигән. Рәхмәт инде аңа, сүзендә торды, Чөгәнәгә юл салдырды. Энгель Нәвап улы, гомумән, районны төзекләндерүгә-матурлауга күп көч куйган кеше.
Бу юл чөгәнәлеләр өчен генә түгел, барыбызга да бик кирәк. Район җитәкчеләренең элеккесенә дә, хәзергесенә дә, шушы юлны җиренә җиткереп эшләүче Чаллы "Автодорстрой" хезмәткәрләренә Чөгәнә-Актаныш халкы исеменнән иң изге теләкләр җиткерәм.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев