Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

«Чиста су» 57 нче бистәне һәм Иске Кормашны чиста сулы итәчәк

Бүген республикада халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән утызга якын максатчан программа эшли. Болар төзелеш һәм торакны, социаль- мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау, юллар төзелеше, авылларда урамнарга утлар кую һәм башкалар.

                2023 елда Актаныш районы әлеге максатчан программаларның бик күбесендә катнаша. Актаныш авылының 57 нче бистәсендә яшәүчеләрне сөендереп бүген зур төзелеш эшләре бара. "СуГаз" төзелеш оешмасы Зилфәт Басыйров, Гатаулла Минаев, Роберт Миңнуллин, "Көньяк", "Ветераннар" урамнарына су кертү эшләрен башлап җибәрде.

         Өч километрдан артык су трассаларын салу, аларга су җибәрү республикакүләм "Чиста су" программасы кысаларында башкарыла. "СуГаз" оешмасының подрядчысы "Теплосервис" ҖЧҖ егетләре март аенда ук су кертүгә нигез салганнар- беренче булып күпбалалы гаилә яши торган йортны су белән тәэмин иткәннәр. Чөнки яшәеш өчен иң кирәкле булган суга кытлык бүген бернинди кысага да сыймый торган проблема буларак күзаллана. Дәүләт программалары әнә шул ихтыяҗларны вакытында, сыйфатлы хәл итүдә беренче ярдәмче.

               Бу атнада инде су кертү эше тулы куәт алды. "Теплосервис" ҖЧҖ участок җитәкчесе Фарис Мусин сентябрьгә кадәр су белән тәэмин итүне тәмамларга җыенабыз ди. Төзелеш материаллары белән тоткарлыклар юк, су челтәренең 950 метр өлеше  160 мм-лы торбалардан тора, ә калганын 110 мм-лы торбалар белән үткәрәчәкләр. Төзүчеләрне 57 нче бистәдән соң Иске Кормаш авылында төзелеш эшләре көтә. "Чиста су" программасы буенча Иске Кормашка да яңа торбалар сузылып саф, көмештәй су челтерәп киләчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев