Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Газ кертү өчен субсидия кемнәргә бирелә?

Татарстанда газлаштыру программасы дәвам итә. Йортыңа газ кертү өчен нишләргә кирәк? Гаризаны ничек тапшырасы? Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында әнә шул хакта сөйләштеләр.

 

 

Газ кертү өчен субсидия кемнәргә бирелә?

 

 

Инде алган хәбәр иткәнебезчә, газны капка төбенә кадәр бушлай сузалар. Өйгә керткән өчен үзеңә түлисе була. Газ кертер өчен кешенең кулында шушы йортка һәм җиргә документы булырга тиеш. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, кәгазьдә тутырып, горгаз, райгаз оешмаларына тапшырырга да була. Гаризада паспорт, СНИЛС мәгълүматларын, телефон номерын күрсәтергә, йортка һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларның күчермәсен кушымта итеп бирергә кирәк. Кертү вакытын газ оешмасы билгели. Ул кемнәргәдер тизрәк тә булачак. Иң мөһиме – сез яшәгән җирдә газ кертү өчен мөмкинлекләр булу шарт.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова очрашуда газ кертү өчен ниләр эшләргә кирәген бәйнә-бәйнә аңлатты.

–  Газ кертү өчен дәүләттән субсидия алырга була. Ул ташламадан кайбер төр категория кешеләр (Бөек Ватан сугышы ветераннары, күпбалалы гаиләләр, инвалид сабый тәрбияләүчеләр) кулланырга хокуклы. Алар газ кертү һәм кирәкле җиһазлар алу өчен субсидиягә өметләнә ала. Ярдәмнең күләме 80 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.  Әгәр җан башына туры килгән керем 10 мең сумнан түбән булса, бу сумманы тулысынча түлиләр. Җан башына кереме 10–19 мең сум булса, чыгымның 75 процентын каплыйлар, – ди Лилия Борисова.

Субсидия эләкмәүчеләргә исә газны өйгә кертү ким дигәндә 60 мең сумга төшәчәк. Әле моңа газ казаны (котел), исәпләгеч, плитә бәясе кермәгән.

– Әгәр кешеләр өенә газ кертү өчен берәр оешма эшчеләрен яллый икән, алар да базар бәясеннән чыгып түли. «Әгәр «ГазпромТрансгазКазан» оешмасы аша бу эшне башкарырга теләсә, аларга тарифны без куябыз. Исәпләп чыгардык. Иң арзан дигәне дә 60 мең сумга төшә, – ди Лилия Борисова. – Газны ике төрле итеп кертеп була. Беренчесе – җир өстеннән, икенчесе – җир астыннан. Бәясе нинди торба куллануга карап та үзгәрә. Әйтик, җир астыннан керткәндә полиэтилен торба кирәк икән. Җир өстендәгесе корычтан булырга тиеш. Монда иң кыйммәте – газ казаны. Ул бер контурлы икән, җылылык өчен генә җавап бирәчәк, әгәр ике контурлы булса, җылы да киләчәк, су да кайнар булачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев