Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Гөрләп агачак Актанышның юл торбаларыннан кар сулары

Алдыбызга «Актанышым, юлларың ни хәлдә?» дигән сорау куеп, безнең иҗади төркем юл буйларының торбалары кар катламнарыннан ачылышындагы «Актаныш юллары» оешмасы хезмәтчәннәре белән аралашып кайтты.

 “Актаныш юллары” егетләре һәр ел саен юл буе чатларындагы торба башларын кар һәм боз катламнарыннан чистарталар. 

– Эшләребезне 11 март көнне, шимбә башлап җибәрдек. Аскы Актаныштагы юл чатларында торбаларны берникадәр тазарттык. Хәзер бүген биредә – “Дорожная” урамындабыз. Канауларда су җыелып, янәшәдәге йортларга, ихаталарга һәм юлларга зыян килмәсен өчен тырышабыз. 4 хезмәткәребез көрәк белән эш итсә, 1 егетебез “DOOSAN” экскаваторында. Актаныш үзәгендә мондый торбалар бер 60, хәвеф-хәтәргә дучарлык итергә мөмкин булганнары 30 штук. Кар быел әзрәк, узган ел хәтсез иде. 
Хәзер Мәктәп урамына таба, аннан соң аскы Актанышка таба төшәчәкбез. Бу урынга тиклем дә аскы Актанышта эшләдек, анда бик проблемалы участок – бакчалар буендагы канаулар, дип белдерде “Актаныш-информ” журналистларына интервью вакытында оешманың юл мастеры Ранит Хафизов.


Яз кояшы турырак һәм җылырак карый һәм язгы яңгырлар атмосферасы  тоела башлау белән үткәрелгән әлеге эшчәнлекнең әһәмиятен һәр райондашыбыз аңлыйдыр. Әлбәттә, “Актаныш юллары” оешмасы халык белән һәрчак тыгыз элемтәдә, аларның мөрәҗәгатьләрен инкяр итмиләр, кирәк җирне чистарталар. 


Хәвефсезлек һәм уңайлык хакына тырыш хезмәт куючы Мирхәт Мансуров, Фәрзат Сөнгатов, Ришат Шәехов, Айдар Хәйрахмановларның исем-фамилияләрен атап үтү дә урынлы булыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев