Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Игътибар- Түбәләрдән кар ишелергә мөмкин!

"Хәвеф-хәтәр аяк астында" дигән әйтем кулланышыбызда еш булса да, тыныч кына җәүләп яки машинада китеп барганда да бәлагә юлыгырга, җәрәхәтләнергә мөмкинбез.

Берничә генә көн  кар яуса да, төрле биналар өстендә өемнәр җыелып, әз генә кояш нурларын сирпесә, һава торышы җылынса , куркынычлык-хәтәр арта бара.

 Сак булырга өндибез!

- Түбәләрдәге кар сырынтылары һәм боз сөңгеләреннән халыкка җитди куркыныч белән яный, шуның өчен әз генә төшә башлаганын, шуганын  сизсәгез, стенага, козырёк астына сыеныгыз;

-Биналар, йорт-куралар янәшәсендә машиналарыгызны калдырмагыз;

-Кар төшкән яки эзе калган урынга якын йөрмәгез ;

-Юлда наушниклар киеп йөрмәгез;

-Тротуарларда уяу булыгыз;

-Электр чыбыклары үткәрелгән урыннардан саграк узыгыз.

 Иминлек-үз кулыбызда.

 Аяныч вакыйгаларга юл куймыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев