Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Ике контурлы газ казаннары көйсезләнә күрмәсен

Актаныш авылында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр рәхәткә тиенде. Фатирларының җылысын көйләү үзләренең кулында хәзер. Ике контурлы газ казаннары урнаштырылганнан соң торакларда кайнар су да барлыкка килде.

                 Гадәттә, апрель ахырында фатирларда үзәкләштерелгән җылылык сүндерелә, язгы салкыннарда өшеп-туңучылар җитәкчеләргә зарларын еш җиткерә иде. Хәзер исә "Аллага шөкер, ярый ике контурлы җылытуга күчтек!",-дип сөенә авылыбыз халкы. 

Реклама

                   Актаныш авылында ике контурлы казаннарга газ китерүне көйләүче 11 шкаф-үзәк булдырылды, алар "Коммунсервис" ПО оешмасы карамагында. Бүген оешманың техник хезмәткәрләре әлеге шкафларны төзекләндерү, карау, чистарту эшләрен башлап җибәрде.

Хәзерге вакытта Актаныш авылында 11 газ шкафы бар.  Аларның барысы да атна эчендә техник тикшерү узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев