Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН ЮЛ: Карт һәм Бүләк авыллары асфальт белән тоташа (фотолар)

“Татавтодор” оешмасының Минзәлә бүлеге юл төзүчеләре Актаныш-Түке-Татар Ямалысы юлының 2,5 чакрым өлешенә бүген асфальт-бетон өслек сала. Карт һәм Бүләк авылларына кереп китә торган юл аралыгы ул.

Юл төзүчеләр иртәнге алтыдан ук хезмәттә: Минзәләдән төзүчеләрне вахта микроавтобусы алып килә. Юл төзүчеләр бригадасында Актаныштан һәм Мөслим районыннан да төзүчеләр бар.  Заводтан чыккан әзер асфальтны юлга җәеп бетергәнче, кичке җиделәргә кадәр кызу эш кайный биредә.

Юл салуның барлык таләпләре төгәл үтәлә: А-32 НН дип аталган асфальт 7 см калынлыкта  түшәлә. Геометрик параметрларны күзәтүче операторлар юлның тигезлек сакланышын тәэмин итә: киңлеген, калынлыгын һәм авышлыгын контрольгә ала. Бу хакта "Татавтодор"ның Минзәлә бүлекчәсе прорабы Тимур Рубцов әйтте.

Быел юлның өске каты салына, алдагы елда ГОСТ таләпләренә туры китереп икенче каты да эшләнәчәк ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев