Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

КҮҢЕЛЛЕ КАЙТАВАЗ: Йортыбызны карадылар

Актанышның Ленин урамындагы 79 йортында яшәүчеләр подъезга, подъездга керү өлешенә ремонт кирәк дип борчылып редакциягә мөрәҗәгать иткән иде. Бүгенге иртәне күңелле яңалык белән башлап җибәрдек, 4 фатирдан Венера Әхмәтова җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерергә мөхәррияткә шалтыратты. Бер ай дигәндә йортка төзекләндерү үткәрелгән.

        29 сентябрьдә 79 йортта яшәүчеләрнең соравына ачыклык кертү өчен әлеге күпфатирлы йортны барып  карагач, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗинга булган проблемалар хакында җиткердек. Илнур Таһир улы тиз арада әлеге мәсьәләне хәл итәргә алынды. Йортта яшәүчеләр белән очрашып сөйләште.

Безне чакырган Венера Әхмәтова “Яран” ТМШ җитәкчесе Илшат Хуҗахмәтовның та йортны үз контроленә алуын әйтте. 


              Бүген подъездга керү юллары төзекләндерелгән, диварлар тигезләп, буялган.

Баскыч урынына дистә еллар хезмәт иткән такта урынына бетон өслек түшәлгән.

”Инде кер элгечне дә турайтсалар, бер борчу да калмый”,- дип сүзен тәмамлады Венера Әхмәтова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев