Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

КИЛӘЧӘКНЕ ЮЛЛАР БИЛГЕЛИ: Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды

Бүген юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Актаныш муниципаль район комиссиясе утырышы узды.

             Утырыш эшендә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ильясов, Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе җитәкчесе Сергей Карпов, юл буе полосаларын контрольдә тоту буенча Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе Эльвир Харисов, Юл хәрәкәте иминлеге Актаныш бүлегенең профилактика җитәкчесе Лена Фазлыева, район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев үз юнәлешләре буенча хисап тотты. Төп тема- район халкының юллардагы иминлеген тәэмин итү.


                       Рөстәм Ильясов райондагы авыл җирлеге үзәкләренең барысының да асфальт юл белән тоташтырылуын әйтте. Әмма 87 авылның 14-енә генә юлга асфальт түшәлгән. Аерым авылларны тоташтыручы юлларга төзекләндерү, яисә каты өслек түшәү көн кадагында. Чөнки әлеге юлларның күбесеннән көн саен мәктәп һәм пассажир автобуслары уза. Район  һәм республика җитәкчелегенә язылган шикаять хатларында нәкъ менә шушы сорауларны күтәрелгәннәре дә бар. 

             Актаныш авылындагы юлларның 65  процентына асфальт өслек түшәлгән. Республика һәм федераль программаларда катнашып барлык юлларны халык өчен уңайлы итү буенча эш бара. Әйтик, "Инфраструктураны үстерү программасы" нигезендә 2025 елда 12 кварталга юл салыначак. Булган юлларны саклау да мөһим бурыч. Безнең район үзәге аша үтә торган юллар авыр йөк машиналарына йөрергә исәпләнмәгән. Юл челтәренә зыян салмау өчен, район үзәгенә кермичә, Татарстан Республикасы Юл һәм транспорт министрлыгы ярдәме белән Пучы- Актаныш- Мөслим юлын төзү планлаштырыла. 2023-2025 елларда Җиңүнең 75 еллыгы комплексын төзегән вакытта иң беренче чиратта, юлларны ясау максат итеп куелды. 12 кварталга да асфальт шушы чорда түшәләчәк.

         Киңәшмә барышында юллар өчен җаваплы оешмаларга карата тәнкыйть сүзләре яңгырады. Кышкы чорда төбәк юллары начар чистартыла, урыны белән бозлавык ясала һәм озак чистартыла- бу юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Җәен юл буйлары чабылмый. Матурлыктан бигрәк, машина йөртүчеләрнең, пассажирларның иминлеге тәэмин ителми. Район район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов та бу проблемага тукталды. Юл читләрен чистарту йөкләнгән "Татавтодор" җәмгыятенә Актаныш-Чуракай арасын 2 көн эчендә чабып куярга дигән таләбен куйды

            Киңәшмәдә җитәкчеләр үзләрен борчыган башка сорауларны да күтәрде. Урып-җыю вакытында хуҗалыкларның куәтле техникалары басудан басуга күчәләр һәм тәгәрмәчләрдән туфрак-балчык коела. Нәтиҗәдә, һәлакәткә бер адым- авария ситуацияләре барлыкка килә. Оешмалардагы автобус һәм башка техникаларны Чаллыга алып барып түгел, ә районда техник карау үткәрүне дә оештыру тәкъдим ителде. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев