Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Күпер салган — күп рәхмәт алган: Яхшый якларында күпер бик шәп

Түбән Яхшый белән Табанлы Күл авылын тоташтыручы, Сикия елгасы аша салынган күпергә быел ремонт ясалды. Ел саен яз көне күпернең автомобиль йөри торган өлеше убылып, кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра иде.

Бу хакта биредә гомер итүче халык борчыла иде. Уңай якка үзгәреш булуы шатландырды.

 

— Дөрес, җаваплы оешмалар аны вакытында килеп чокырын ямап китә тордылар. Ләкин елда һәм елга берничә тапкыр ямалган чокырлар җитдирәк ремонт таләп итә шул.


13-14 август көннәрендә «А строй» күпер ремонтлаучылар бригадасы килеп, күперне өлешчә казыдылар. Бетон блок астыннан грунт юылмаслык итеп, металл свайлар кактылар. Чокырын күмеп, автомобильләр куркынычсыз йөрерлек итеп куйдылар. Шушы эшне тиз көндә һәм сыйфатлы итеп башкарган «А строй» күпер ремонтлаучылар бригадиры Мирзаян абый Кадировка һәм аның бригадасы егетләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Эшләрендә уңышлар, үзләренә сәламәтлек, иминлек телибез, дип әйтте «Актаныш-информ» журналистларына Югары Яхшый җиирлеге башлыгы Илнур Әхәтов. 

Биредәге җирлектә алга таба да төзү һәм төзекләндерү гамәлләре, бизәкләү-матурлау эшләре гөрләп торачагына иманыбыз камил. Эшләнеп беткән эш — пешкән җимеш, дигәндәй, бу урында күпер ремонтының никадәр яхшы булганын фоторәсемнәр аркылы да күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев