Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

М-7 юлын төзүчеләр белән карьерга килүчеләр Актаныш районы юлларын җимерә

Ерак сәфәргә чыксак, шаккатып кайтабыз.

 Районыбыз аша үтә торган Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа кебек эре шәһәрләрне үзара тоташтыручы М-7 «Волга- Идел» автомобиль юлы зур тизлектә өр-яңадан төзелә.

Татар-информ

Әлеге трасса Актаныш һәм Казан арасын бик күпкә якынайтачак, вакыт ягыннан да башкалага тизрәк барып җитү мөмкинлеге туачак, ди экспертлар. Әмма медаль ике яклы булган кебек, бу колачлы юл төзелешенең минуслары да күп булып чыкты.

Юл төзүче подрядчы оешмаларның зур габаритлы, авыр йөкләр ташучы автомобильләре районыбызның, шулай ук авылара юлларга керделәр. Актаныш юллары мондый югары йөкләнешне күздә тотып төзелмәгәнгә бик тиз җимерелә башлады. Болай да ел фасылы саен үзгәрешләргә дучар юлларда тирән чокырлар барлыкка килде. Сикәлтәле урыннарда, тәгәрмәчсез генә түгел, автомобильгә дә зыян килүе бик мөмкин. Әле мондый зыян белән калсаң бик ярый. Юллардагы хәвеф-хәтәр кеше гомерләренә дә кизәнә.

Татар-информ

Юл төзүчеләрдән тыш Түбән Уръяды һәм Уразай авыллары янындагы инерт материаллар чыгарыла торган карьерларга да тутаусыз йөк машиналары агыла. Алар, нигездә, Актаныш-Пучы юлы аша үтә. Нәтиҗәсе шулай ук күңелсез- Иске Кормаш янында, мәсәлән, бер кеше кереп ятарлык чокыр ясалды. Вак-төяк җимерелүләрне санап торасы да юк.

Актаныш-информРайон хакимиятендә узган чираттан тыш юл хәрәкәте иминлегенә багышланган утырышта әлеге мәсьәләне хәл итү кабыргасы белән куелды. Район башлыгы Ленар Зарипов һәм башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов районның ЮХИДИ идарәсенә зур габаритлы йөк автомобильләрен авырлыкларын үлчәп кенә район территориясенә кертү бурычы йөкләнде. Моңа өстәп автомобильләрнең юл кырыйларындагы полосаларны кисмичә, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүләрен тәэмин итәргә кирәк. Юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар оештыру, тоткарланган транспорт чараларын махсус тукталышларга күчерү, аларны саклау һәм закон нигезендә яңадан хуҗаларына кайтаруны кичекмәстән оештыру да кичекмәстән чишелергә тиешле проблема булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев