Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Мәктәпләрдә капиталь ремонт

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшли башлаган программа нигезендә безнең районда Актанышның 1нче һәм Яңа Әлем мәктәпләре төзекләндерелә. Язгы яңгырлар башланганчы, дип, иң элек мәктәпләрнең түбәләрен яңартып ябуга керештеләр. Актанышта моның белән "Газстройсервис", Яңа Әлемдә исә "Теплолюкс плюс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре шөгыльләнә. Балалар каникулларга үз вакытында чыгачак, 23 март - 1...

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшли башлаган программа нигезендә безнең районда Актанышның 1нче һәм Яңа Әлем мәктәпләре төзекләндерелә. Язгы яңгырлар башланганчы, дип, иң элек мәктәпләрнең түбәләрен яңартып ябуга керештеләр. Актанышта моның белән "Газстройсервис", Яңа Әлемдә исә "Теплолюкс плюс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре шөгыльләнә. Балалар каникулларга үз вакытында чыгачак, 23 март - 1 апрельдә ял итәчәкләр. Бер үк вакытта агач тәрәзәләрне пластикка алыштыру дәвам итә. Җылылык бирү сезоны тәмамлангач, мәктәпләрдә җылылык системалары алыштырылачак. Программага кертелгән өстәмәләр буларак, төзекләндерү эшләре сыйныф ишекләрен һәм эчке инженерлык челтәрләрен яңартуга да кагыла. Капиталь ремонт эшләрен август ае урталарына төгәлләү ниятләнә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев