Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау һәм Актаныш районнары төзелеш буенча планны үтәгән

Татарстанда торак тапшыру планы үтәлеше узган ел белән чагыштырганда 101 процентны тәшкил итә. 27 октябрь көненә Татарстанда быел 1 892,9 мең квадрат метр мәйданда торак кулланылышка тапшырылган. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 101 процент тәшкил итә. Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанда торак төзелеше буенча Татарстанның төзелеш,...

Татарстанда торак тапшыру планы үтәлеше узган ел белән чагыштырганда 101 процентны тәшкил итә.

27 октябрь көненә Татарстанда быел 1 892,9 мең квадрат метр мәйданда торак кулланылышка тапшырылган. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 101 процент тәшкил итә. Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанда торак төзелеше буенча Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин шундый саннар җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында үткән киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Татарстанда төзелеш объектларында хезмәтне саклау нормалары үтәлеше турында да мәгълүмат җиткерде. Татарстан Төзелеш күзәтчелеге дәүләт инспекциясе һәм Хезмәт дәүләт инспекциясе 2017 ел башыннан 1 мең 516 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре үтәлеше бозылу буенча 12 миллион 682 мең сумга 404 карар чыгарылган.

Ирек Фәйзуллин 2017 елның 27 октябрь торышына республикада 1 892,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылганлыгын җиткерде. Бу узган ел белән чагыштырганда 101 процентны тәшкил итә. Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау, Актаныш районнарында төзелеш буенча план үтәлгән.

Реклама

Татарстан Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 348,5 мең квадрат метр мәйданда 129 йорттагы 6 мең 149 фатир буенча хисап тотты. 2017 елда инвестиция программасы буенча төзелүче 82 объектның 70е югары әзерлектә, 12се урта әзерлек стадиясендә.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры 2017 елда аренда торагы программасы кысаларында 22,6 мең квадрат метр мәйданда 17 йорттагы 387 фатир төзелергә тиешлеген әйтте. Шуннан 16 объекттан 363 фатир (21,7 мең квадрат метр мәйданда) файдалануга тапшырылган. Болар Югары Осланда - 9, Чирмешәндә - 1, Мамадышта- 4, Әлкидә 2 йорт. Апас районында 24 фатирлы йорт тапшыру стадиясендә тора.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/28/151221/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев