Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Район җитәкчеләре төзелеш эшләре белән танышты

Карлар эреп бетүгә Актанышның һәр почмагында төзелеш эшләре башланды - юллар күтәртелеп каты өслек салына, Актанышның икенче санлы мәктәбе янындагы футбол манежына нигез әзерләнә.

            Әле алда тагын берничә объектка капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Боларның барысы да район җитәкчелегенең күз алдында. 

             Бүген район башлыгы Ленар Зарипов һәм башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Капиталь төзекләндерү таләп итә торган биналарны карадылар.

Актаныш районы буенча үтүче М -7 федераль трассасындагы төзелешләрне дә күз уңыннан кичерделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев