Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Райондашларыбызны 2024 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирергә чакырабыз

Райондашларыбызны 2024 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирергә чакырабыз. Тавыш бирү 15 апрельдә башланды, 31 майга кадәр дәвам итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов янә республика халкын онлайн-тавыш бирүгә кушылырга һәм нинди объектлар, иҗтимагый киңлекләрнең беренче чиратта тәртипкә китереләчәген сайларга чакырды. Үзенең телеграм-каналында урнаштырылган видеороликта инде яңартылган парклар, скверлар, яр буйлары, ишегаллары, балалар һәм спорт мәйданчыклары сурәтләнгән. 

 

"2024 елда Актанышның 57 нче бистәсендә парк, ял урыны ясау планлаштырыла. Елдан-ел төзелеп, яңарып килгән, иң күп яшьләр яшәгән һәм моңарчы тиешле ял урыны булмаган бистәләрнең берсе ул. Парк Г.Афзал белән Хөснияров урамы киселешендә, “Остаз”, “Кайнар икмәк” кибетләре артында ясалачак дип планлаштырыла. Сораштыруда шулай ук Иске Идел буе, Җиңү паркы, Южная урамында яр буен төзекләндерү эшләре дә күрсәтелгән. Әлеге ниятне чынга ашырыр өчен Һәр авылдашыбызның тавышы мөһим!" дип яза Актаныш районы мәгълүмат үзәге.

Тавыш бирү өчен сылтама: https://gorodsreda.tatar.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев