Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Татарстан Рәисе бүләге булган футбол манежы август аенда ачылачак

Районыбызда төзелеш эшләренең тынып торганы юк.

       Тиздән футбол сөюче егетләребез өчен өр-яңа футбол манежы төзелеп бетәчәк. Әлеге спорт объекты Актанышның икенче санлы мәктәбе янында сафка баса. Төзелеш эшләрен Казанның «Универсал» ҖЧҖ төзүчеләре башкара.

             Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә бер төркем җитәкчеләр ябык футбол манежы төзелеше белән танышты. "Универсал" төзелеш компаниясе  балалар өчен спорт корылмасын август аенда тапшырырга җыена. Аның ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә. Чөнки манеж нәкъ менә Рәисебез ярдәме белән төзелә.

Минзәләдә инде әлеге проект буенча эшләнгән футбол манежы яшь спортчыларның яраткан урынына әйләнде. Быел исә республикабызның тагын берничә районы шушындый кирәкле объектлар белән байый. Биредә җәйге вакытта гына түгел, кышын да туп тибәргә мөмкин, чөнки аның заллары ябык түбәле һәм җылытыла торган. Киенү-чишенү, юынырга душ бүлмәләре булачак. Төзүчеләр манежның керү-чыгу юлларын заманча таләпләргә туры китереп ясаячаклар, тирә-ягын яшелләндерү, матурлау да проектка кергән. 

- Районыбызның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнүче балалар республика ярышларында һәрвакыт алдынгы урыннарга лаек булдылар. Берничә еллык уңышларны карап анализлаганнан соң Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Актаныш районында футбол манежы төзү тәкъдиме белән чыкты. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап алды һәм финанслар бүлеп бирелде,- диде район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов.

 

          Районыбызда төзелгән әлеге футбол манежы балаларны һәм яшьләрне спортка, бигрәк тә футболга тартуда, яшь талантларны ачыклауда зур этәргеч булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев