Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныш урамнарын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган техникалар белән чистарталар

Актаныш авылы урамнарын хәзер кардан яңа гына заводтан кайткан заманча техникалар чистарта. Бу трактор-экскаваторларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы җитәкчелегенә 22 нче гыйнвар көнне «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында тапшырган иде.

МТЗ-82 роторлы техникасы Актанышка алып кайткан көннән башлап хезмәттә. Чөнки берничә көн дәвам иткән буран вакытында Актаныш урамнарын, аеруча җәяүлеләр йөри торган тротуарларны кар басып китте, юллар тарайды торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре барысын да чистартырга өлгермәгән иде. 

- Шулкадәр эшләргә, идарә итәргә уңайлы техника бу! Кабинасында чиста, җылы, механизатор өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Бу техника белән ел әйләнәсе коммуналь хезмәтләр күрсәтеп була: кыш көне юлларны яхшылап кардан чистартасың, җәен урамнарны себерергә артында махсус щеткасы бар. Карны да теләсә-кая сиптерми,- дип роторлы тракторны мактады Фоат Дәүләтов.

Фоат абый әле тимер атының эш җаена төшенеп кенә килә. 40 елдан артык комбайнда икмәк җыйган, тракторлар иярләгән механизаторны да гаҗәпләндерерлек техника булгач, димәк, чыннан да Рәисебез яхшы бүләк тапшырган безгә.

Без генә түгел, мондый торак-коммуналь техникаларга республикабызның 45 районы да ия булды. Муниципаль районнарда коммуналь техниканың хәзерге базасы нык тузган, аны тәртиптә тоту һәм ремонтлау өчен зур акчалар таләп ителә.

Ә республикабыз бу уңайдан алга карап эш йөртә.  Мәсәлән, 2017 елдан 2021 елга кадәр районнарга 500 дән артык махсус коммуналь техника берәмлеге тапшырылды. Россия Президенты Владимир Путин да төбәкләрдә коммуналь челтәрне алга таба яңарту бурычын куйды. Рөстәм Миңнеханов районнар һәм юл хезмәтләре предприятиеләре җитәкчеләренә бүлеп бирелгән техниканы нәтиҗәле кулланырга кирәк дип мөрәҗәгатен җиткерде.

- "ЕлАЗ" экскаваторын авыл җирлекләрендәге су трассаларын ямауда кулланачакбыз.

Әлегә йөртергә механизатор эзлибез. Бу техникаларга районда ихтыяҗ зур иде. Тагын йөк төяү машинасы һәм манипулятор кирәк, әлегә кар түгүдә бер генә машина эшли. Кар күп, өлгереп булмый. "Татлизинг" аша 7 техника алган идек. Алар барысы да районда актив кулланыла. Ике МТЗ-82 тракторының хезмәттән туктап торганы юк. АНТ мини йөк төягече белән тротуарларны чистартабыз, автогрейдер Пучы, Түке, Әтәс һәм башка авыл җирлекләренең юлларын чистартырга куелды. Яңа гына алып кайтылган ике техника да әлеге программа аша безнең автопаркка өстәлде, -дип хәзерге автомобиль базасының мөмкинлекләре турында сөйләде "Коммунсервис" МУП җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Риназ Шәрипов.

"Коммунсервис" МУП егетләре көн саен Актаныш урамнарыннан 40 тоннага якын кар түгү оештыра. тагын шуның кадәр үк күләмдә "ИТК" һәм "Актаныш юллары" оешмалары да җирлегебезне кардан арындыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев