Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Тигез юллар арта баруы куанычлы: Хәлең ничек, җирлек?

Юлларны яхшырту, яңаларын салуда — район җирлекләрендә кайнар эш өсте!

29-30 июнь көннәрендә Тәкмәк һәм Югары Яхшыйның Җиңү урамына «Татавтодор» оешмасының Минзәлә филиалы ташлы ком түшәп куйган икән. Имин бүгенгебез, якты киләчәгебез өчен, диләрме әле?!

Бу сөенечле хәбәрне ишеткәч тә, Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов белән сөйләшеп алдык:

— Күптән инде юллар чокырланып, автомобиль йөртүчеләрнең баш бәласенә әйләнгән иде. Хәзер юлларыбыз җырлап кына йөрмәле.

Шушы эшне оештырып йөрүче Түбән Яхшый егете Фаяз Фарса улы Галиевка, «Татавтодор » оешмасы җитәкчелегенә , шулай ук шушы эшне башкарып чыккан бригадага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Юллардан һәммәбезгә дә исән-имин йөрергә язсын.

«Татавтодор»лыларның күмәк тырышлыгы белән районыбызда тигез өслекле яхшы юллар арта баруы уңайлыклар тудыра, якты киләчәгебезгә өмет бирә. Урам юлларын тәртипкә салу мөһим! Кичектерелүе көтми торган көнүзәк проблемаларның берсе бит ул! Бу авыллар халкының теләге кебек, башка җирлекләрдә яшәүчеләрнең такыр юллар хакында хыяллары һичшиксез, тормышка ашар, урам юллары тәртипкә салыныр, дип ныклы ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев