Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков «Яшьлек» яшьләр үзәгенең төзекләндерү барышы белән танышты

Балалар һәм яшьләр учреждениеләрен яңарту программасы кысаларында Актаныштагы «Яшьлек» яшьләр үзәгенә капиталь төзекләндерү уздырылды. Бүген-иртәгә яңартылган үзәк үз ишекләрен ачарга җыена.

         «Яшьлек» яшьләр үзәгенең бүгенге торышы белән танышу максатыннан районга ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков  килде.

Ринат Наил улы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев белән берлектә үзәкнең киләчәктә алып барылачак эчтәлеге буенча фикер алышу да булды.


         Капиталь төзекләндерүдән соң яшьләр үзәгендә районыбызның яшь буынының потенциалын үстерү өчен уникаль мәйданчыклар эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев