Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Төзелеш материалларына бәя элеккеге халәтенә кайткан

Хәрби операция башында кисәк кенә өскә сикергән төзелеш материалларының бәяләре бүген нормальләшкән. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин әнә шулай дип җиткерде.

            – 24 февральгә кадәр үк тимергә бәя бик нык артты. Ул хәтта 70-80 процентка кадәр күтәрелде. Бу исә барлык төзелеш материалларының бәяләре артуга китерде. Хәзерге вакытта без аларның хаклары бераз төшүен күрәбез, бәяләр нормальләште, – диде ул.
                  Аның сүзләренчә, Европадан кертелә торган төзелеш материаллары базары Белоруссия һәм Төркиягә күчте. Алай гына да түгел, төзелештә кулланыла торган күп эшләнмәләр Россия заводларында җитештерелә башлаган.

 

Реклама

              – Әгәр йорт салырга уйлыйсыз икән, анда кулланыла торган материалларның 85 проценты үз илебезнеке булачак. Шуңа күрә йорт төзүгә комачаулык итә торган проблемалар күрмибез. Авырлыклар проектны Россиядә җитештерелгән җиһазларга кабат яраклаштырып эшләгән эре объектларда гына бар, – диде Марат Айзатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X