Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Төзелешне һәм финанслауны – бергә

Татарстанда ремонт ясаласы йортларның 98 процентына капиталь ремонт ясала башлады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерүнең яхшы гына башлануын искәртеп, шушы темпны киметмәскә кушты. Төп доклад белән чыгыш ясаган төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, быел капиталь төзекләндерү...

Татарстанда ремонт ясаласы йортларның 98 процентына капиталь ремонт ясала башлады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерүнең яхшы гына башлануын искәртеп, шушы темпны киметмәскә кушты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, быел капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 849 күпфатирлы йортның 832сендә инде эшләр башланган. Территорияләрнең күбесендә капиталь ремонтка вакытыннан алда ук керешкәннәр. Министр, гомумән алганда, төзекләндерүнең график нигезендә баруын, бары өч муниципалитеттагы өч йорт буенча графиктан беркадәр калышу булуын искәртте. 27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 1 млрд. 393,86 млн. сумлык эшләр башкарылган. Бу еллык лимитның 32 проценты дигән сүз.
Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре хисапларына 1 млрд 662 млн сумга якын акча, ягъни еллык лимитның 38 проценты күчерелгән. Шушы сумманың 337 млн. сумнан артыгы җирле бюджетлар акчалары өлеше. 14 муниципаль берәмлек җирле казна акчаларын тулы күләмдә күчергән. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе хисабына 521,59 млн. сум күчерелгән.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X