Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Уразайдан Татар Ямалыга барганда игътибарлы булыгыз: олы юл Такталачык авылы эченнән уза

“Татавтодор” АҖ Минзәлә филиалы юл төзүчеләре, ниһаять, үзенең җимереклеге белән халыкның үзәгенә үткән юлны төзекләндерергә алынган.

        Актаныш-Пучы юлының Татар Ямалысы юнәлешендәге олы юлны барлык стандартларга туры китереп яңадан төзү 2023 елның 31 декабрендә тәмамланырга тиеш. 


       Әлегә юлчылардан, машина йөртүчеләрдән үтә дә игътибарлылык сорала. Чөнки бүген шушы юнәлеш буенча Такталачыкта гадәттәге олы юл ябылды, машиналар өчен Такталачык авылы эченнән- Мохтар Мутин һәм Кооператив урамнарыннан вакытлыча юл ачылды. 

Реклама


         Юл төзүчеләр авыл җирлеге җитәкчелегенең таләпләрен үтәп, урамнарда тузан тузмасын өчен юлларга су сибү оештырылган.  Шулай ук авыл халкы балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга, аларны күздән ычкындырмаска тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев