Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Видеоконференция

Татарстанда 30 июньгә 1 миллион 33,9 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 41,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта республикада узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Торак төзелеше һәм аны сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны аварияле...

Татарстанда 30 июньгә 1 миллион 33,9 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 41,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта республикада узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Торак төзелеше һәм аны сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча уздырылган әлеге киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Видеоконференциядә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Президент объектларда сүлпәнлек күрсәткән, куелган графикка сыешмаган подрядчы оешмаларны эштән читләштерергә кушты. Бу социаль ипотека программасы буенча да, авыл клубларын төзү буенча да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев