Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яңа өйгә күчкәндә

Тузган торактан күчерү программасы буенча Иске Богады авылында да өр-яңа йорт төзелеп файдалануга тапшырылды. Ул ике гаиләне бер түбә астына сыендырган, икешәр бүлмәле итеп сафка бастырылган. Бу фатирларның ачкычлары узган шимбәдә хуҗаларына тапшырылды. Мәгълүм булганча, 2014-2018 елларда республика буенча 1688 тузган торак юкка чыгарылып, 28 мең кеше торак шартларын яхшыртыр...

Тузган торактан күчерү программасы буенча Иске Богады авылында да өр-яңа йорт төзелеп файдалануга тапшырылды. Ул ике гаиләне бер түбә астына сыендырган, икешәр бүлмәле итеп сафка бастырылган. Бу фатирларның ачкычлары узган шимбәдә хуҗаларына тапшырылды.
Мәгълүм булганча, 2014-2018 елларда республика буенча 1688 тузган торак юкка чыгарылып, 28 мең кеше торак шартларын яхшыртыр дип планлаштырыла. Безнең район, беренчеләрдән булып, әлеге мөмкинлектән файдаланырга булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов районыбызда 43 гаиләнең шушы программада катнашуын белдерде.
Иске Богады авылында 10 гаилә хәзерге вакытта шартлары булмаган күпфатирлы йортларда яшәгән. Алар шушы дәүләт программасында катнашу хокукына ия булдылар. 4 гаиләгә яңа йорт төзеп бирергә, ә калган 6 гаилә дәүләт ярдәмен акчалата алып, торак шартларын үзләре яхшыртырга, дип килешкәннәр.
Иске Богадыдагы икешәр фатирлы ике йортны да Данис Гәрәев җитәкчелегендәге 6 нчы ПМК төзи. Аның беренчесен тапшыру тантанасында Илнар Фәттахов төзүчеләрнең эшенә уңай бәя бирде.
- Яңа технологияләргә нигезләнеп салынган, җылылыгы, салкын һәм кайнар суы бар, уты-газы кергән. Күчеп яши башлаучы гаиләләрне тәбрик итәм, аларга матур, тыныч тормыш телим, - диде.
Иске Богады авыл башлыгы Рамил Әмиров та олы вакыйга уңаеннан авылдашларының шатлыгын уртаклашты. Менә алар - яңа өй ачкычына ия булучылар: Фәридә Гыйндуллина һәм аның гаиләсе. Кызганыч, гаилә башлыгына гына әлеге шатлыклы көнне күрү насыйп булмаган.
"Ана даны" ордены иясе, 6 бала әнисе Фәридә Гыйндуллина бүген лаеклы ялда.
- Шушы көнне без шатланып, зур түземсезлек белән көтеп алдык. Иң сөендергәне - җылы, якты, шәһәрдәгечә барлык уңайлыклары бар. Һәр гаиләнең үз куышы булсын, сәламәтлек белән, кайгысыз-хәсрәтсез яшәргә язсын. Җирләрдә, күкләрдә тынычлык булсын, - ди Фәридә апа.
Икенче фатирның хуҗалары - Альберт һәм Кәүсәрия Мөхәммәтдиновлар. Алар 3 бала тәрбиялиләр. Әмир, Алинә мәктәптә укый, Самир балалар бакчасына йөри. "Тамыр" хуҗалыгында ветеринария белгече булып эшләүче гаилә башлыгы Альберт Мөхәммәтдинов - авыл һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы тынгысыз кешеләрнең берсе. Иске Богады халык театры артисты да ул, җирлекнең сайлау комиссиясе әгъзасы да.
Иске Богадыда узган әлеге бәйрәм тантанасын шушы җирлекнең үзешчән артистлары оештырып, үзләренең күңелле чыгышлары белән авылдашларын
куандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев