Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яңалыклар каршы алды

Тирә-юнебезгә күз салсак, ничек матур безнең табигатебез! Җиһаныбызга көз үзенең алтын яфраклары белән аяк басты. Сентябрь ае ахырына якынлашса да, 1 сентябрь көнне нинди хис-кичерешләрем белән мәктәпкә барганны бүгенгедәй хәтерлим. Көн кояшлы. Без, укучылар, каникулда ял итеп, яңа көч-дәрт җыеп, яңадан-яңа хис-кичерешләр белән, күпне белергә, яхшы укырга килдек. Бер ел...

Тирә-юнебезгә күз салсак, ничек матур безнең табигатебез! Җиһаныбызга көз үзенең алтын яфраклары белән аяк басты.
Сентябрь ае ахырына якынлашса да, 1 сентябрь көнне нинди хис-кичерешләрем белән мәктәпкә барганны бүгенгедәй хәтерлим. Көн кояшлы. Без, укучылар, каникулда ял итеп, яңа көч-дәрт җыеп, яңадан-яңа хис-кичерешләр белән, күпне белергә, яхшы укырга килдек. Бер ел буе белем алган гуманитар гимназия-интернатка кабат аяк бастык.
Гимназиягә ремонт ясалган, капкасыннан килеп керү белән, аның матурлыгы безне таң калдырды. Андагы гүзәллек, ул якты бүлмәләр, искиткеч! Быел мәктәбебез яңарган, укытучылар коллективы тупланган, аңа укучылар да өстәлде.
Мәктәбебез, укытучылар, сыйныфташлар, мәктәптәге вакыйгалар бик тә сагындырган. Беренче көнне дуслар белән эчебездә җыелган бөтен хис-кичерешләрне, бер-беребезгә бушаттык, җиңеләеп киткәндәй булдык. Без инде үзебезгә яңа дуслар таптык.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев