Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Яшь гаиләләргә шәхси йортлар төзеп бирелә

Социаль ипотека программасы буенча Актанышның Нөркә бистәсендә 22 шәхси йорт төзелә. Узган атнада шуның 10ысы, документлары Дәүләт торак фонды таләп иткәнчә тәртипкә китерелеп, файдалануга тапшырылды. Бу көнне бәхетле яшь гаиләләр әлеге йортларның ачкычларын алдылар. Мәһабәт йортларны Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис", Асыл Шәяхмәтов җитәкләгән "ПМК" һәм Альберт Галимовның "Ремстройдом" оешмалары төзеп...

Социаль ипотека программасы буенча Актанышның Нөркә бистәсендә 22 шәхси йорт төзелә. Узган атнада шуның 10ысы, документлары Дәүләт торак фонды таләп иткәнчә тәртипкә китерелеп, файдалануга тапшырылды. Бу көнне бәхетле яшь гаиләләр әлеге йортларның ачкычларын алдылар.

Мәһабәт йортларны Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис", Асыл Шәяхмәтов җитәкләгән "ПМК" һәм Альберт Галимовның "Ремстройдом" оешмалары төзеп сафка бастырды. Барлыгы 717,5 квадрат метр торак төзеп кулланылышка тапшырылды. 1 квадрат метры 25 мең сумнан, 66 квадрат метрлы йортларның бәясе - 1 млн. 672 мең сум, олысыныкы - 1 млн. 800 мең сумнан артыграк. Йортлар Г.Афзал, С.Фадеев һәм Көнчыгыш урамнарына карый.

Программа буенча төзеләсе калган 12 йортны да быел сафка бастыру ниятләнә.

10 йортның 7сен "Газстройсервис" оешмасы төзегән. Оешманың баш инженеры Зиннәтулла Хисмәтуллин:

- Арада 2 һәм 3 бүлмәлеләре бар. Зал, йокы бүлмәләре, кухня, ванна, бәдрәф - һәрберсе аерым-аерым. Салкын һәм кайнар суы бар, электрга тоташкан, ике контурлы газ казаннары куелды, канализацияләре эшли, гомумән, бөтен мөмкинлекләре дә тудырылган.

- Нинди төзелеш материаллары кулланылды?

- Тышлау кирпече, газобетон, түшәм-идәннәре тактадан, тышкы ишекләре тимердән - барысы да сыйфатлы материалдан эшләнде. Телиләр икән, йорт хуҗалары, яши-яши икенче катын төзи алалар, төзелеш барышында монысын да исәпкә алдык.

Шәхси йортларны яшь гаиләләргә тапшыру тантанасында район башлыгы Фаил Камаев һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.

- Торак белән тәэмин итү өчен төрле программалар эшләп килә. Аларның бөтенесе дә диярлек Дәүләт торак фонды аша үтә, - диде Фаил Камаев. - Социаль ипотека программасы 20 елга якын дәвер эчендә бик күп гаиләләрне фатирлы итте. Социаль ипотека программасы бигрәк тә яшьләр өчен кулай. Кеше аны алгач, түләп бетерү ягын карый, эшкә тартыла. Гаиләләрдә бәбиләр арта икән, ул программалардан файдаланырга кирәк.

Торак төзелеше программаларының булуы шул ягы белән дә үтемле: алар төзелеш оешмаларын объектлар, ә кешеләрне эш белән тәэмин итә.

Кешеләргә кирәкле программа булуын Тәлгать Абдуллин да искәртте:

- Социаль ипотека программасының тамыры Актанышка барып тоташа, - диде ул. - Миңтимер Шәймиев Президент чагында ук барлыкка килгән әлеге программа аша актанышлылар республикада беренчеләрдән булып торак белән тәэмин ителделәр.

Заманында фатирлар бушка бирелде, тик аларның сыйфаты бик түбән иде. Хәзерге фатирларда барлык уңайлыклар тудырыла, сыйфаты да заманча таләпләргә туры килерлек. Иң мөһиме: сау-сәламәт булып яшәгез, күршеләрегез яхшы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев