Актаныш

Тагын бер һәйкәл өстәлде

540
0
0

Районыбызның Җиңү паркында һәйкәл һәм обелисклар саны артканнан-арта бара. Әле күптән түгел генә биредә чик сакчылары һәм һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә һәйкәл ачылган булса, бүген биредә Чечня республикасы һәм Төньяк-Кавказ төбәгендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы узды. 
Әлеге сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, аларның якыннары бирегә җыйналып, хатирәләрен яңартты, күзләргә яшь тыгылды, якыннарын югалтканнарның күңел яраларын кабат кузгатты.  1994-1996 һәм 1999-2009 елларда барган әлеге сугышта республикабызның күпме егетләре катнашып, газап-михнәтләрне күреп кайтты. Күпмесенең гомерләре өзелде. Безнең районнан да 128 егет әлеге сугышларда булды. Шулардан  Иске Сәфәр авылыннан Рәмзил Заһитов һәм Татар Ямалысы авылыннан Илнур Нургалиевларның гәүдәләре цинк табутларда кайтты. Исән кайтып та яу кырында алган тән һәм җан яраларыннан вафат булганнары да бар. Бүгенге көндә исән булганнарының да ул елларда күргәннәре күңелләрен һәрвакыт тырмап тора. Чөнки алар анда күргәннәрен сөйләргә яратмыйлар. Үз эчләрендә генә йөртәләр. Бу хакта чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да ассызыклап үтте. -Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында район үзәгендә урнашкан Җиңү паркында өч яңа һәйкәл сафка басты. Бүген Чечня республикасы һәм Төньяк-Кавказ төбәгендә катнашучылар, аларның әти-әниләре, балалары өчен истәлекле көн булып калсын иде. Тарихта, китапларда бу сугыш хакында төрлечә язылган. Әлеге Чечня сугышы барган елларда уллары армия сафларына алынучы әти-әниләр, шунда эләкмәсә ярар иде дип ут йотып торалар иде. Кызганычка каршы, безнең районнан да ике ир-егетебез шушы сугышларда үзләренең башларын салды. Узган атнада Иске Сәфәр авылында Рәмзил Заһитов истәлегенә туган йортына мемориаль такта куелды. Ямалы авылында Илнур Нургалиевка да шундый истәлек тактасы кую планлаштырыла.  Моңа кадәр шушы конфликтта катнашкан райондашларның җыелып чара уздырганы юк иде. Әлеге һәйкәл сезнең җыелу, күрешү урыны булсын иде. Чечняда булган бер генә кешенең дә моңа кадәр  анда күргәннәрен сөйләгәннәрен ишеткәнем юк. Алар аны үзләре белән йөртәләр. Һәм ул аларның күңелләрендә төер булып саклана. Инде бер генә теләк: башка мондый хәрәкәтләр Рәсәй территориясендә булмасын иде. Егетләребез шундый канлы нокталарда хезмәт итү өчен озатылмасыннар иде,  - диде ул.  Районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та биредә катнашучыларны шушы истәлекле көн белән тәбрик итте. -Сугышларда катнашмый, корал тотып карамый, сугышырга өйрәнеп булмый. Шундый сугышларда катнашу кешене олыгайта, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Илебез ныклы булсын өчен аның оборонасы да ныклы булырга тиеш. Шуның өчен без сезгә нык рәхмәтле. Алдагы көннәрдә тыныч кына, матур итеп яшәргә язсын, - диде ул.   Әлеге стелланы ачу хокукы Рамил Әхмәтов белән Филүс Вагыйзовка, әләмне күтәрү хокукы  Радик Харисов белән Рушат Сәрвәровка бирелде.  Һәйкәлне эшләтү, оештыру эшләре белән Вазыйх Харисов башлап йөргән.  -Әлеге һәйкәлне ясату идеясе чик сакчылары үзләренә һәйкәл ясаткач туды.  Шуннан егетләр белән киңәшеп, без дә ясатырга  дигән фикергә килдек. Ул 140 мең сум тирәсенә басты. Үзебез акча җыеп, Бәләбәй шәһәрендә ясаттык, - ди ул.  Вазыйх Харисов Татарстан Республикасы Кама буе зонасының хәрби хәрәкәттә катнашучы ветераннары үзәгенең Актаныш районы буенча җитәкчесе итеп тә сайланды.  -Без инде киләчәктә шушы Чечняда булып, кайткач вафат булган егетләрнең әти-әниләренә ярдәм итүне, шулай ук Чечняда хезмәт иткән ветеран егетләрнең дә мәнфәгатьләрен кайгыртуны күздә тотабыз, - ди Вазыйх Харисов.  Һәйкәлне ачуда Чечняда вафат булган Рәмзил Заһитовның апасы Рәмзилә Газетдинова да катнашты.  -Безнең энебезне онытмаганыгыз, аның чардуганын яңартканыгыз, өебезгә истәлек тактасы куйганыгыз өчен зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сезгә саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телибез, -диде ул.  -Чечня сугышында катнашып, кайткач бакыйлыкка күчкән Рамил Хәлиловның әнисе Розалия апа да үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.  -Монда басып торганнарның барысына да балакайларым дип эндәшәсем килә. Сугыштан исән-сау кайтып, тормышларын көйләгән балалар сез. Ә балаларын югалткан әти-әниләргә Ходай сабырлык бирсен. Күк йөзләре аяз булып, исән-сау яшәргә язсын. Нишлисең, сугыш сугыш инде ул. Әтиләребез дә сугышта булганнар. Ләкин балаларыбызга туры килер дип башка да килмәде. Күрдек, барысын да татыдык. Чараны оештыручыларның барысына да зур рәхмәт,  –диде ул яшь аралаш.  Чечняда ятып калган, кайткач бакыйлыкка күчкән егетләр бер минутлык тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә венок, канәфер чәчәкләре салынды.  Бүгенге көндә исән булган Чечня һәм Төньяк-Кавказ  төбәгендә сугыш хәрәкәтләре ветераннарының барысына да “Сугыш хәрәкәте ветераны” дигән медальләр тапшырылды.
 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: