Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ленар Рафак улы Зарипов

Ленар Рафак улы Зарипов

  • Вазифа:

    Актаныш муниципаль районы башлыгы, Актаныш муниципаль район Советы рәисе

  • 1967 елның 1 маенда ТАССРның Актаныш районы Табанлыкүл авылында туган. 2009 елда «Электроэнергетика системалары һәм челтәрләре» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын (2009 ел), "Бизнес белән идарә итү мастеры" белгечлеге буенча Казан федераль университетын (2012 ел) тәмамлый. 2014–2019 елларда "Челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыятенең "Яр Чаллы электр челтәрләре" филиалы директоры. 2015–2020 елларда Яр Чаллы шәһәр Советының өченче чакырылыш депутаты. 2019 елдан - "Челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыятенең "Төзелә торган объектлар дирекциясе" директоры. 2020 елдан - дүртенче чакырылыш Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты. 16.09.2022 елның 16 сентябреннән Актаныш муниципаль районы башлыгы. Бүләкләре һәм исемнәре: Хезмәт ветераны (2015) «II дәрәҗә чик гаскәрләре отличнигы» (1986), «Чик гаскәрләренең I дәрәҗә отличнигы» (1987), «СССР Кораллы көчләренең 70 еллыгы» (1988) юбилей медальләре, «Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре тәмамлануның 25 еллыгы истәлегенә» (2013) күкрәк билгесе, «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан» медале белән бүләкләнгән (1989), Яр Чаллы шәһәре хакимият башлыгының Мактау грамотасы (1999), «Татэнерго» ААҖнең рәхмәте (2004), «Татэнерго» ААҖнең Мактау грамотасы (2008). Өйләнгән, ике кызы бар.