Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актаныш районының сәламәтлек саклау өлкәсе

Актаныш районының сәламәтлек саклау өлкәсенең төп үзәге- Актаныш район үзәк хастаханәсе. Актаныш район үзәк хастаханәсе үз эченә поликлиника, терапия, хирургия, инфекцион авырулар һәм башка стационар бүлекләрне, ашыгыч медицина хезмәте, бала тудыру бүлеген үз эченә ала. Сез биредә үзегезгә кирәкле телефон номерларын белә аласыз.

Актаныш район үзәк хастаханәсе 1974 елда ачыла. Ул райондагы төп дәвалау– профилактика һәм оештыру – методик учреждениесе булып тора. Актаныш районы халкына медицина ярдәме район үзәк хастаханәсе, Пучы участок хастаханәсе, Байсар, Такталачык, Татар Суыксуы табиблык амбулаторияләре, 61 фельдшер-акушерлык пункты тарафыннан күрсәтелә.