Актаныш

Актаныш районы

16+
Яңа елга яңа бәйге: Кыш бабайга хат язам!

Кыш бабайга хат язам! Гөлинә Шәйхелова

20 декабрь 2021, 21:28

Моннан ике ел элек тә

Кыш бабайга хат яздым.

Һәм бәйгедә катнашып

Җиңүче була алдым.

 

Бүләккә чаңгы җибәргән

Ул чанасына салып,

Мәктәпкә котларга килде

Күчтәнәчләрен алып.

 

Шуннан бирле Кыш бабайга

Һаман да бит ышанам.

Яхшы бүләк алу өчен

Мин быел да катнашам!

Галерея

Нет комментариев