Миһербанлы, саф күңелле, шаян сүзле, шат күңелле, бала җанлы кеше син, әтиебез! Килгән-киткән кешегә һәрвакыт ачык йөзле, кечеләргә кечелекле, өлкәннәргә хөрмәтле була беләсең. Тырышлыгың, сабырлыгың, уңганлыгың үрнәгендә тәрбияләп үстердең син безне. Үзебез әти-әниләр булгач та, киңәшләреңне истә тотып яшәргә тырышабыз. Оныкларың Аделина, Ильмир, Радик, Рөстәм дә синең күңел җылыңны тоеп үсәләр, "бабыкай" дип тирәңдә йөгерешеп йөриләр.
Киләчәктә дә безне сөендереп, чирләргә бирешмичә, картлыкка сер бирмичә, хәерле гомер кичерүеңне, тормыш юлыбызда маяк булып, әниебез Гөлфинәгә терәк булып, тагын бик күп еллар яшәвеңне телибез.
Сәламәт бул, кайгы-хәрсәт күрмә,
Тормышларың торсын нурланып.
Һәрвакытта шундый булып кал син,
Беркайчан да белмә моңаю.
Әниебез дә безнең белән бергә
Тели сиңа изге теләген.
Гомер буе бары шатлык тоеп,
Бәхет тоеп типсен йөрәгең.
Нет комментариев