Кадерле әтиебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Әниебез белән матур тормыш корып, 37 ел бергә гомер итеп, безне - биш балаңны үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Безгә биргән тәрбияң, авыл халкына күрсәткән игелекләрең, "Чишмә" хуҗалыгында куйган 40 еллык фидакарь хезмәтең өчен дә хөрмәткә лаек кеше син. Бүгенге мул, матур тормышыбыз - әниебез белән икегезнең тырыш хезмәте. Инде рәхәтен дә бергәләп тигезлектә күрсәгез иде, тагын озак еллар җан тынычлыгы белән, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын.
Гомерләрең озын булсын, әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Нет комментариев