Актаныш

Актаныш районы

18+
Котлаулар

РӘМЗИЯ САДЫЙКОВАның 25 октябрь көнне зур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

20 октября 2016, 05:55

218

0

0

РӘМЗИЯ САДЫЙКОВАның 25 октябрь көнне зур бәйрәме  – 60 яшьлек юбилее.

Түмерҗә авылында туып, бүгенге көндә Такталачык авылында гомер итүче безнең өчен кадерле тормыш юлдашым, әниебез, яраткан әбиебез, бердәнбер кызыбыз, кодагыебыз РӘМЗИЯ САДЫЙКОВАның 25 октябрь көнне зур бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Әниебез, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Әтиебез Рәсим белән Ходай биргән гомердә тигезлектә, тынычлыкта яшәргә язсын. Син сабыр холыклы, киң күңелле, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулаган кеше. Без - балаларыңны назлап-сөеп үстердең. Әти-әниеңә бүгенге көндә дә ныклы терәк. Оныкларыңның яраткан әбисе дә син. Төп йортның учагын сүндермичә, ике якны да тигез күреп, бар җылыңны без - балаларыңа, туганнарыңа, тормыш иптәшеңә, без - кодагыйларыңа, әти-әниеңә өләшәсең. Киләчәктә дә шулай матур итеп, мул табыннарда тәмле ризыкларыңны авыз итеп, озын-озак гомер итәргә язсын сиңа, әниебез.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, әни, безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев