Яңа Әлем авылында гомер итүче безнең бик кадерле кешебез - энебез, абыебыз МИРКАСЫЙМ МИРГАЯЗ улы ӘНВӘРОВның гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилее.
Табигатьнең иң күркәм, серле һәм иң бай фасылы - алтын көздә тормышны сөючеләр, гадел, намуслы, изге җаннар дөньяга киләдер ул.
Кадерле туганыбыз! Сине олуг бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Гаилә учагын саклаучы, һәрчак ачык йөзле, кешелекле, сабыр, киң күңелле, хезмәт сөючән, санап бетергесез күркәм сыйфатларга ия булганың өчен сине яратабыз, хөрмәт итәбез.
Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклар, тормыш иптәшең Дания белән тигезлектә, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Яшә әле, гомереңнең
Кадерен белеп кенә.
Ходай биргән һәр минуттан
Бәхетләр үреп кенә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Сәламәт бул, гаиләң тигез,
Гомерең озын булсын -
Без - туганнар шушы теләктә.
Нет комментариев