Актаныш

Актаныш районы

18+
Котлаулар

Иске Әгъбәс авылында яшәүче ДИЛӘ ГАЛИМУЛЛА кызы ХӘЙДӘРОВА 55 яшьлек юбилеен каршылады

22 октября 2016, 17:24

252

0

0

Иске Әгъбәс авылында яшәүче ДИЛӘ ГАЛИМУЛЛА кызы ХӘЙДӘРОВА  55 яшьлек юбилеен каршылады

Иске Әгъбәс авылында яшәүче кадерле, сөекле кешебез - тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез ДИЛӘ ГАЛИМУЛЛА кызы ХӘЙДӘРОВА 19 октябрь көнне 55 яшьлек юбилеен каршылады.
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әниебез! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә. Әтиебез белән парлы, тигез, озын, сәламәт гомерләр насыйп булсын.
Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев