Усы авылында яшәүче кадерле әти-әниебез РӘЗИФ һәм ДАНИЯ ШӘРӘФЕТДИНОВларның бергә гомер итүләренә 3 ноябрь көнне 50 ел була. 25 сентябрьдә әтиебезгә 75 яшь тулды.
Кадерлеләребез, сезне шушы олуг бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сезгә юллыйбыз.
Сезгә язмыш бүләк иткән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
50 ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Сезне күңел шуңа ярата.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
Әти-әни диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык -
Озын-озак тигез яшәгез.
Әти-әни, әле тагын бик күп еллар шулай безне сөендереп, бергә-бергә, шатлык-куанычларда гына, сәламәтлек белән яшәргә язсын сезгә. Без сезне бик яратабыз.
Нет комментариев