Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

324 ветеран өчен 33 йорт төзелеше дәвам итә

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 324 ветеран өчен 33 йорт төзелеше дәвам итә. Торак төзелешенә багышлап уздырылган видеоконференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов :"Без ике ел алдан кайда һәм ничек төзергә икәнлекне белергә тиеш", - дип белдерде. Ул утырышта катнашучылардан беренче чиратта төзелеш өчен җир участоклары...

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 324 ветеран өчен 33 йорт төзелеше дәвам итә.
Торак төзелешенә багышлап уздырылган видеоконференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов :"Без ике ел алдан кайда һәм ничек төзергә икәнлекне белергә тиеш", - дип белдерде. Ул утырышта катнашучылардан беренче чиратта төзелеш өчен җир участоклары әзерләү мәсьәләсенә игътибар бирүне сорады.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгына 2012 елның 1 гыйнварына авария хәлендә дип танылган күпфатирлы тораклар реестры җибәрелгән. Бу мәгълүмат буенча авария хәлендәге торак мәйданы 427 мең кв. метр тәшкил итә. Якын арада фонд тарафыннан финанс ярдәм күләме билгеләнәчәк һәм гражданнарны тузган торактан күчерү буенча адреслы республика программасы гамәлгә ашырылачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев