Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Авыл халкы күптән көтә иде

Узган елның шушы чорында газетабызда "Усы халкы көтә, ышана..." исеме астында, авылдагы социаль объектларының аянычлы хәле хакында язма дөнья күргән иде. Авыл халкының ышанычы, көтүе юкка булмаган икән. Шушы көннәрдә биредә мәдәният йортын, мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пунктын берләштергән яңа Җәмәгать үзәге куллануга тапшырылды. Иске мәдәният йорты бинасын 70...

Узган елның шушы чорында газетабызда "Усы халкы көтә, ышана..." исеме астында, авылдагы социаль объектларының аянычлы хәле хакында язма дөнья күргән иде. Авыл халкының ышанычы, көтүе юкка булмаган икән. Шушы көннәрдә биредә мәдәният йортын, мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пунктын берләштергән яңа Җәмәгать үзәге куллануга тапшырылды.

Иске мәдәният йорты бинасын 70 нче елларда су басу куркынычы туган Дербешкадан сүтеп алып килгән булганнар. Ул җирлектә күпме хезмәт куйгандыр - анысы билгесез, әмма Усы авылындагы чорын гына исәпләгәндә дә аңа ярты гасырга якын иде. Агач бура өчен байтак вакыт. Бер як дивары аварга торган иске, салкын бина иде ул. Мәдәният йорты гына түгел, авылдагы бар социаль объектлар акрынлап тарихка күчеп бара иде. Фельдшер-акушерлык пунктына 1956 елда нигез салынган, "яңа" мәктәп 1987 елда, ә балалар бакчасы булган иске мәктәп бинасы 1960 елда ук җиткезелгән булган. Тәрәзәләр җылы тотсын өчен тыштан полиэтилен пленка белән капланган, шул сәбәпле бина эчендә дымлылык көчле, сулыш алу авыр иде.

- Киләләр дә фотога төшереп китәләр, киләләр дә - китәләр, сез дә беренчеләр түгел. Карап, тел шартлатып йөрисез дә йөрүен, хәл генә бер дә уңай якка үзгәрми. 2011 елда яңа балалар бакчасы булыр дип өметләндерделәр, чынга гына ашмады. Кризис, янәсе,- дип шелтәләп алды безне, балалар бакчасы белән 34 елдан артык идарә иткән Фәния апа Вилданова. - Киләсе елга 55 яшь тула миңа. Яңа балалар бакчасын күреп булырмы-юкмы? Ярты гасыр шушы авылда яшим, бу гомер эчендә район тарафыннан бер ярдәм дә күрмәдек, - дип тә зарланып алган иде ул. Бүген инде, беренчедән, Фәния апаны гомер бәйрәме - юбилее белән, икенчедән якты, заманча җиһазландырылган яңа балалар бакчасына аяк атлаулары белән ихластан тәбрикләсе килә.

Сер түгел, Усы авылында Җәмәгать үзәген булдыру мәсьәләсе җирлекләрдәге төзелеш программасы нигезендә район хакимияте тарафыннан нияттә хәл ителгән иде инде. Шөкер, ул көн озак көттермәде. Асыл Шәяхмәтов җитәкләгән төзелеш оешмасы кыска вакыт эчендә, заманча таләпләргә туры китереп сафка бастырды аны һәм узган атнаның җомгасында зур кунаклар, авыл халкы катнашында, ниһаять, ал тасмалар киселде. Авыл халкының күптәнге хыялын чынга ашырган әлеге тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин да катнашты. Район башлыгы Фаил Камаев ПМК-4 төзелеш оешмасында хезмәт куйган алтын куллы төзүчеләрне хөрмәтләп, ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм авыл җирлегендә башкарасыларны ассызыклап, озакламый юллар мәсьәләсе дә хәл ителәсен искәртте. Якын киләчәктә Усы авылының урамнарын асфальт түшәлгән М7 "Идел" юлына тоташтыру нияте бар. Кем белә, бәлки авыл урамнары да азмы-күпме бераз яңарыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев