Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Бергәләп төзекләндерик

Мөселман кардәшләребез, авылдашларыбыз! Яңа Әлем авылы каршындагы мәхәллә мөселманнары тарафыннан 22 ноябрь, җомга көнне, җомга намазыннан соң авылның имам хатыйбы Илшат Мирзасалихов рәислегендә, әгъзалары Азат Сәрвәров, Равил Хаҗиев, Кифарис Салихов һәм Гатуф Бәдрәшитов катнашында авылның мәхәллә утырышы уздырылды. Утырышта фәкать бер мәсьәлә карап үтелде, ул да булса, авылның зиратлары, бигрәк...

Мөселман кардәшләребез, авылдашларыбыз! Яңа Әлем авылы каршындагы мәхәллә мөселманнары тарафыннан 22 ноябрь, җомга көнне, җомга намазыннан соң авылның имам хатыйбы Илшат Мирзасалихов рәислегендә, әгъзалары Азат Сәрвәров, Равил Хаҗиев, Кифарис Салихов һәм Гатуф Бәдрәшитов катнашында авылның мәхәллә утырышы уздырылды. Утырышта фәкать бер мәсьәлә карап үтелде, ул да булса, авылның зиратлары, бигрәк тә иске зиратның аяныч хәлдә булуы. Черек баганалы, ауган коймалы авыл зиратлары районның ташландык авылларында да юк хәзер. Исән авылдашлар җыйнаулашып кайтып, ерак әби-бабаларын хөрмәт итеп, зират коймаларын коймалап китәләр. Безнең олы юл буенда утырган Яңа Әлем авылы зиратына карап, кешеләр ләгънәт укып китә сыман тоела. Авылның мәдәният йорты, мәктәпләре, балалар бакчалары ничек кенә затлы итеп төзелмәсен, әгәр мәчет белән зираты ташландык хәлдә булса, ул авылның нуры, яме, коты булмаячак. Безнең ерак бабаларыбыз мәчет белән зиратны үз акчаларына җыйнаулашып карап, төзекләндереп, кадерләп тотканнар, шуңа да аларның балалары да игелекле, шәфкатьле, ярдәмчел булып үскәннәр. Мәчет белән зиратны Аллаһ тарафыннан иң изге урын икәнен аңлаганнар.

Шуңа утырышта авыл зиратын төзекләндерү өчен авылдашларга, читтә яшәүче авылдашларга мөрәҗәгать белән чыгарга дигән карарга килдек.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, авылдашлар! Хәлегездән килгәнчә зират коймасын тоту, материаллар алу өчен акчалата ярдәм итсәгез иде. Бу изге эштә авылыбыз эшмәкәрләре дә читтә калмас, дип ышанабыз һәм җаваплылыгы чикләнгән "Башак" хуҗалыгы җитәкчелеге дә ярдәм кулы сузар, дип өмет итәбез.Ярдәм итәргә теләге булганнар авыл җирлеге Советына мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев