Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Бүләк бистәсендә мәчет салына

Актанышның Бүләк бистәсендә мөселман-кардәшләребезнең матди булышлыгы белән 2012 елда Аллаһ йортына нигез салынган иде. Аллаһ ярдәме белән мәчет төзелеше дәвам итә. Милли бәйрәмебез - Сабантуйга хәтле аның түбәсен ябарга ниятлиләр. Үз өлешен кертеп, саваплы гамәл кылырга теләүчеләр өчен мөмкинлекләр дә булдырылган. Районның үзәк Җәмигъ мәчетендә һәм Сәүдә йорты (элекке универсам)...

Актанышның Бүләк бистәсендә мөселман-кардәшләребезнең матди булышлыгы белән 2012 елда Аллаһ йортына нигез салынган иде. Аллаһ ярдәме белән мәчет төзелеше дәвам итә. Милли бәйрәмебез - Сабантуйга хәтле аның түбәсен ябарга ниятлиләр. Үз өлешен кертеп, саваплы гамәл кылырга теләүчеләр өчен мөмкинлекләр дә булдырылган.
Районның үзәк Җәмигъ мәчетендә һәм Сәүдә йорты (элекке универсам) бинасында махсус урналар урнаштырылган. Бүгенге көнгә әлеге ике тартмада 56 мең 662 сум садака акчасы җыелган.
Бер кулың биргәнне икенче кулың күрмәсен, диләр. Садака бирүчеләр арасында да үз исемнәрен матбугатта чыгаруга каршы булучылар бар, шуңа күрә исемләп күрсәтмибез. Аллаһы тәгалә - Үзе белүче, күрүче. Шунысы мәгълүм: изге йортны төзүгә үзләреннән өлеш керткәннәр арасында 80 мең, 40 мең сум акча биргән изге күңелле мөселман-кардәшләребез дә бар. "Ташкын", "Янаул" хуҗалыклары, район администрациясе дә булышлык күрсәтте. Гражданнар Аллаһ ризалыгы өчен, мөмкинлекләреннән чыгып, хәер-садаклары белән мәчет төзелешендә катнашалар. Бүләк бистәсендә яшәүчеләр арасында, кем -күпме, хәтта берәр мең сум акчаларын биреп, төзелешне тизләтүчеләр, игелекле гамәлләре белән сөендерүчеләр артканнан-арта бара. Кукмара, Кама Тамагы районнарында, Чаллы шәһәрендә яшәүче балалар, Актаныш кияүләре дә шушы изге эшкә килеп кушылган.
Дингә кайтучы халыкның киң күңеллелеге белән, шулай итеп, җәмгысе 392 мең сум акча тупланган. Әлбәттә, бу сумма гына җитәрлек түгел: түбә ябу өчен генә дә тагын 130 мең сумлап акча кирәк икән. Булышырга теләүчеләр Бүләк урамының 14 нче йортында яшәүче Вәрис Исмәгыйловка да мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев