Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Икмәк булса, җыр да булыр

Күтәренке күңел... Мин аны кыр кораблары шавыннан, игене җыелган басуларның тын алышыннан, игенчеләрнең бу көннәрдә аерым бер дәрт белән эшләвеннән тоям. Алар янына районыбызның мәдәният йорты сәнгатькәрьләре дә килсә, бигрәк тә. Бер төркем агитбригадачылар менә тоташ еллар инде районыбыз кырларында, ындыр табакларында концертлар белән чыгышлар ясый. Коллективта җырчылар, биючеләр, баянчылар...

Күтәренке күңел... Мин аны кыр кораблары шавыннан, игене җыелган басуларның тын алышыннан, игенчеләрнең бу көннәрдә аерым бер дәрт белән эшләвеннән тоям. Алар янына районыбызның мәдәният йорты сәнгатькәрьләре дә килсә, бигрәк тә. Бер төркем агитбригадачылар менә тоташ еллар инде районыбыз кырларында, ындыр табакларында концертлар белән чыгышлар ясый. Коллективта җырчылар, биючеләр, баянчылар да бар. Моңлы җыр, дәртле бию, нәфис сүзләрдән торган сәламләүләр җир улларының төшке аш вакытларын чын мәгънәсендә ял кичәсенә әверелдерәләр.
"Игенчеләрнең эшләрен бүлмәс өчен, ял вакытына туры китереп концертлар бирәбез. Безне һәр җирдә көтеп алалар, җылы каршылыйлар, рәхмәтләр әйтеп, озатып калалар. Шуңа да һәр чыгышыбызны әзерлекле, шул ук вакытта шаян да һәм җитди дә оештырырга тырышабыз. Чыгышларыбыздан авыл хезмәтчәннәре канәгать булып кала. Безнең өчен иң куанычлысы да, иң мөһиме дә шул инде", - ди агитбригада җитәкчесе Ленарис Шәнгәрәев.
Район мәдәният йорты сәнгатькәрләре Яңа Әлем, Аеш, Тыңламас, Такталачык, Уразай, Теләкәй, Иске Сәфәр кырларында булып, игенчеләребезне сөендереп кайтканнар инде. Бу хакта безгә агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең һөнәри берлеге җитәкчесе Мөдәрис Ханов хәбәр итте:
- Урак эшләре кызу темпларда бара. Инде экваторны үтеп киткәнгә дә шактый көннәр. Аерым суктыручылардан 19 мең центнер чиген үтеп киткән механизаторларыбыз бар. Агитбригада чыгышлары аларны хезмәткә рухландыра, тагын да матур уңышларга этәрә.
Агитбригада "Саф" хуҗалыгына килгәндә, хезмәтчәннәр төшке ашка тукталган иде. Алар басу кырыендагы агач күләгәсеннән урын алды. Сәнгатькәрләребез чыгышларын карап, бераз булса да алҗауларын басты.
"Саф" ҖЧҖнең 2832 гектар мәйданында бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән. Көзге культуралар, арыш суктырып алынып беткән. Уңышы да начар түгел. Барысы 4 комбайн басу-кырларны иңли. Урактан тыш, бүгенге көндә 5 агрегат көзге чәчү өчен җир әзерли. Көненә 150шәр гектар җир
эшкәртелә.
Җырлы хезмәт - күңелле хезмәт. Чөнки күңелләр дә моңланып кына тора. Ул табигатебез - җырчы табигать, халкыбыз җырчы халык булганга шулай. Ә агитбригадаларның бурычы һәр хуҗалыкта да булып, игенчеләргә мәдәният хезмәте күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев