Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Киләчәктә авыл урамнарына асфальт түшәү дәвам итәчәк

Иске Айман авылы җирлегендә 2 мәктәп, 2 мәчет, 1 мәдәният йорты, 1 балалар бакчасы, 2 фельдшер-акушерлык пункты, 3 авылга 4 зираты бар. 3 авылны бер җирлеккә берләштергән авыл Советының, җирле халыктан кала, бөтен байлыгы шул. Күптән түгел биредә район хакимият башлыгы Фаил Камаев халык белән очрашып сөйләште. Әлеге очрашуның төп...

Иске Айман авылы җирлегендә 2 мәктәп, 2 мәчет, 1 мәдәният йорты, 1 балалар бакчасы, 2 фельдшер-акушерлык пункты, 3 авылга 4 зираты бар. 3 авылны бер җирлеккә берләштергән авыл Советының, җирле халыктан кала, бөтен байлыгы шул. Күптән түгел биредә район хакимият башлыгы Фаил Камаев халык белән очрашып сөйләште.
Әлеге очрашуның төп сәбәбе - җирлекнең исәп-хисап җыелышы. Шулай ук, сөйләшү барышында икенче көн тәртибе буларак, авыл җирлекләрен оптимизацияләү нигезендә Иске Айман җирлеген Пучы авыл җирлегенә кушу мәсьәләсе дә күтәрелде. Алга китеп шуны әйтергә була, бу халык тыңлауларында Иске Айман җирлегенә кергән Чиялек, Колын һәм Иске Айман халкы тарафыннан әлеге фикер хупланмады.
2006 елда кабул ителгән канун нигезендә, бер җирлектәге халык саны 2700-3000 мең кешедән ким булмаска тиеш. Иске Айман җирлегендә бүгенге көндә 546 кеше гомер кичерә. Шуларның 193е - лаеклы ялдагы ветераннар. Бу гомуми санның 35 процентын тәшкил итә. Эш яшендәгеләр - 214 кеше. Алар, нигездә, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта һәм "Әнәк" агрофирмасында хезмәт куялар. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр: укытучы, тәрбиячеләр, медицина хезмәткәрләре һәм кибетләрдә эшләүчеләр дә шушы санга кергән. Узган ел 2 яшь гаилә нигез корган, 3 бала дөньяга килгән. Билгеле, үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк. Яшьләр авылда төпләнүне бик хупламый. Шул сәбәпле, саннарда шундый киеренкелек туа.
Җирлек башлыгы Мулланур Кашапов сүзләренә караганда, башка авылларда мәңгелек проблема булган су мәсьәләсе дә биредә уңай хәл ителгән. Су белән тәэмин итүне "Әнәк" агрофирмасы башкара. Түләүләрнең саллы өлеше дә агрофирмага туры килә. Юл мәсьәләсенә килгәндә, 3 авылда да, шулай ук, уңай хәл ителеп килә ул. Һәрхәлдә, башка җирлекләр белән чагыштырганда бик зарланырлык түгел. Әле якын киләчәктә авыл урамнарына асфальт түшәү дәвам итәчәк. Моның өчен 9 млн сумга якын акча кирәк. Шөкер, анысы да бар. Көннөр җүнен биргәч, биредә эш башланыр дип көтәләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев