Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Җәмәгать суды бинасы ремонттан соң ачылды

Узган атнада, реконструкция эшләреннән соң, җәмәгать суды бинасын ачу тантанасы үтте. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, юстиция министры Лариса Глухова, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Югары Суд рәисе урынбасары Роман Гаффаров, район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев катнаштылар. Берәүгә дә сер түгел,...

Узган атнада, реконструкция эшләреннән соң, җәмәгать суды бинасын ачу тантанасы үтте. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, юстиция министры Лариса Глухова, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Югары Суд рәисе урынбасары Роман Гаффаров, район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев катнаштылар.
Берәүгә дә сер түгел, кеше суд бинасының ишеген шатлыклы вакыйга уңаеннан ачып керми. Башына хәсрәт төшкән, ул проблеманың үзе файдасына чилешен өмет иткәннәр килә анда. Бу очракта судта эшләүчеләрнең итагатьле итеп сөйләшүләре, суд бинасында кешене кабул итәрдәй шартлар тудырылган булу да мөһим роль уйный. Районда җәмәгать судьялары утырган бина шактый тузган, анда кешеләрне кабул итү өчен шартлар тиешенчә тудырылмаган иде. Өченче ел ТР Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев районга килгәч, ул бинага ремонт ясатырга кирәклегенә басым ясап, булышырга сүз биреп киткән иде. Ул, чынлап та, сүзендә торды. Юстиция министры Лариса Глухованың теләктәшлеге һәм булышлыгы белән әлеге бинага ремонт ясалды.
Хәзер җәмәгать суды бинасы һәркемне үзенә җәлеп итәрлек, матур, чиста. Бина эчендәге аппарат хезмәткәрләре бүлмәләре, суд утырышлары залы, архив, судья бүлмәсе барысы да зәвык белән эшләнгән.
Җәмәгать судында ике судья хезмәт куя. Беренче участокта Альберт Мөхитов, икенче участокта Рузия Исламова җәмәгать судьясы вазифаларын башкара. Биредә иректән мәхрүм итү рәвешендә 3 елдан артмаган максималь җәза каралган авыр булмаган җинаять эшләре, суд приказлары чыгару буенча эшләр, балалар буенча бәхәс булмаган очракта никахны аеру эшләре, ир белән хатын арасында 50 меңнән артмаган уртак мөлкәтне бүлү буенча дәгъва эшләре, 50 мең сумнан артмаган мөлкәткә бәйле дәгъва эшләре, мөлкәт белән файдалану тәртибен билгеләү буенча эшләр, алимент юллау эшләре, административ эшләр карала. 2014 елда биредә барлыгы 892 гражданлык, 1342 администртив, 47 җинаять эше каралган. 2015 елның беренче кварталында бу саннар гражданлык эшләре буенча 211, административ эшләр буенча 266, җинаять эшләре буенча 11не тәшкил итә.
Бинаны ачу тантанасыннан соң, кунаклар район һәм җәмәгать судларында хезмәт куючылар белән якыннан аралаштылар. Татарстан Республикасы Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев әлеге ремонт эшләреннән канәгать булуын җиткерде. Район һәм җәмәгать судларында хезмәт куючыларга кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булырга кирәклегенә басым ясады:
- Алар биредә үзләрен борчыган сорауларына төгәл җавап алып китәрлек булсын. Җәмәгать судына шәхси дәгъва эшләре белән күп мөрәҗәгать итәләр. Шул шикаятьләр белән килгән вакытта тиешле, урынлы сүзләр тапканда, кешенең хәленә кергәндә, аларны үзара килешү юлы белән дә хәл итәргә мөмкин. Шуны исегездән чыгармагыз, - дип мөрәҗәгать итте ул.
- Әлеге бина күптән ремонт күрмәгән иде инде. Без юстиция министры Лариса Глуховага ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать иттек. Ул каршы килмәде. Республика бюджетыннан шушы ремонт ясалды. Нормативлар буенча бер суд участогына 240 квадрат метр урын тиеш, биредә ул әзрәк. Ләкин судьялар караган эшләр саны буенча ул нормативка туры киләдер дип исәплим. Безнең республикада җәмәгать судьялары айга уртача 250 эш, ә район судьялары 75 эш карый. Сезнең районда бер судьяга ул тикле эш туры килми. Без Актанышның район һәм җәмәгать судьяларының эшеннән канәгать. Алар үз һөнәрләрен белеп һәм төгәл үтиләр. Суд эшләрен алып бару таләпләрен дә бозмыйлар. Гражданнар тарафыннан Югары Судка алардан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр әлегә кадәр булмады һәм моннан соң да булмасын иде, - дип фикерләре белән уртаклашты Илгиз Гыйләҗев.
Лариса Глухова:
- Ремонт вакытында да сез үз эшегезне намус белән башкардыгыз, законнарны бозмадыгыз, рәхмәт. Актанышта җәмәгать суды белән район суды кулга-кул тотынып хезмәт куя. Бу яктан да күпләргә үрнәк булып торасыз. Киләчәктә дә сезнең аппараттан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр булмас дип ышанам.
Хәмит Янгиров, район суды рәисе вазифасын башкаручы:
- Мин үзем шактый еллар җәмәгать судында эшләдем. Ул вакытта язу машинкалары белән эшли идек. Хәзер бар нәрсә электрон вариантта башкарыла. Чынлап та, бирегә ремонт нык кирәк иде. Реконструкциядән соң биредә мөмкинлекләр күбәйде. Кеше судка шатлык белән түгел, ә кайгыдан, үзенең хокукларын яклау максатыннан керә. Ул кешеләрдә күбрәк тискәре эмоцияләр өстенлек итә. Бинага кергәч, чисталыкны күреп, кеше бер тынычлана, хезмәткәрләрнең елмаеп сөйләшүен күреп, аңа тагын яхшы энергия өстәлә. Шушындый шартлар тудырганнары өчен Илгиз Гыйләҗевкә, Лариса Глуховага, муниципаль район башлыгы Фаил Камаевка, Алмаз Мортазин җитәкчелегендәге төзүчеләргә рәхмәтебезне әйтәбез. Әлеге шартлар эшчәнлегебездә тагын да яхшырак нәтиҗәләр бирер дип ышанабыз. Район судында өч судья эшлибез. Өчебез дә тәҗрибәле, таләпчән. 2014 елда район судында 65 җинаять, 762 гражданлык, 212 административ эш каралды. Безнең эшнең сыйфаты Югары Суд тарафыннан яхшы бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев