Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Нөркә бистәсендә яңа йортлар тапшырылды

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү яисә торак шартларын яхшырту федераль программасы республикада киң җәелдерелеп, Актаныш муниципаль районында да бу уңайдан нәтиҗәле эш алып барыла. 20 июль көнне Әҗәкүл, Куян, Түке һәм Солтангол авылларында яшәүче өлкәннәребез шушы бәхетле мизгелләрне кичерде. Өр-яңа 4 шәхси йорт...

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү яисә торак шартларын яхшырту федераль программасы республикада киң җәелдерелеп, Актаныш муниципаль районында да бу уңайдан нәтиҗәле эш алып барыла.
20 июль көнне Әҗәкүл, Куян, Түке һәм Солтангол авылларында яшәүче өлкәннәребез шушы бәхетле мизгелләрне кичерде. Өр-яңа 4 шәхси йорт ачкычын тапшыру тантанасында муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев, әлеге төзелешне башкарган "Радуга" ҖЧҖ җитәкчесе Ф.Мөхәммәтов, җирлек башлыклары, йорт хуҗаларының туганнары, авылдашлары катнаштылар.
Йортларның берсе Актанышбаш җирлегенә караган Әҗәкүл авылында Нәҗибә Кәшбетдин кызы Латыйповага тапшырылды.
25 август көнне тыл ветераннары Актаныштан Рәшидә Насрыева һәм Тәкмәктән Нәсимә Хаҗиеваларга шушы бәхетле мизгелләрне кичерергә насыйп булды. . Нөркә бистәсендәге өр-яңа шәхси йорт ачкычларын тапшыру тантанасында район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, йорт хуҗаларының туганнары, якыннары катнашты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев