Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Олыимән авылының зур төзелеше

Олыимән авылының буасы 1986 елда ПМК-6 оешмасы тарафыннан куллануга тапшырылган булган. 28 ел халыкка хезмәт иткән әлеге корылма соңгы елларда нык кына таушалган. - Быелгы язда ташу төшкән булса, буаны агызып алып китәр иде. Ә су юлы түбәндәрәк Югары Яхшый буасына илтә. Шул сәбәпле аңа да зур зыян салынган булыр...

Олыимән авылының буасы 1986 елда ПМК-6 оешмасы тарафыннан куллануга тапшырылган булган. 28 ел халыкка хезмәт иткән әлеге корылма соңгы елларда нык кына таушалган.
- Быелгы язда ташу төшкән булса, буаны агызып алып китәр иде. Ә су юлы түбәндәрәк Югары Яхшый буасына илтә. Шул сәбәпле аңа да зур зыян салынган булыр иде. Шөкер, язлар имин узды,- ди оешма җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Равил Фәттахов.
30 елга якын нык торган буада ПМК-6 оешмасы тарафыннан бүген капиталь төзекләндерү эшләре бара. Яңа алымнар кулланып, күрше районнар үрнәгендә буаны сифонлы суташлагыч белән җиһазлый алар. Моның өчен зур диаметрлы, һәрберсе 72 метр озынлыкта 3 торба куела. Эш иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр кайный. Төшке ашны шунда гына, су буенда ашыйлар. Май ахырларында гына җиң сызгансалар да, шактый эш кырылган инде.
- Хәзерге вакытта объектта 20 кеше, 8 техника эшли. Егетләргә сүз әйтерлек түгел. Үз эшләрен белеп, булсынга дип эшлиләр. Алдагы елларны Кадермәт авылы белән Югары Яхшый буасы да төзекләндерелгән иде. Моны тәмамлагач инде Шәрип һәм Солтангол буаларына да капиталь ремонтны башлап җибәрәчәкбез, - ди, үзе дә иртә-кич егетләре арасында кайнашкан оешма җитәкчесе Данис Гәрәев.
Оешмада берәү дә "бу минем эш түгел, син эшлә" дип йөрми, һәрбер хезмәткәр универсаль. Кулдан килә икән, ташчы да, кирәк икән, кулга көрәк тотудан да авырсынмыйлар.
- Мин үзем вахтада эшчеләрне йөртәм. Шулай ук экскаваторда да эшлим, электр генераторлары, насослар өчен дә җаваплы, нивелир белән дә эшләргә туры килә. Нәрсә кирәк - шул инде, кайчак чәй ясарга да миңа кала, - дип көлә оешмада 1982 елдан бирле хезмәт куйган Фәнис Галиев.
Хәер, шулай бердәм булмасалар, ай ярым эчендә зур күләмдә эш башкара да алмаслар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев