Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Районда төзелешләр дәвамлы булачак

Актанышта соңгы елларда шактый гына төзелеш объектлары файдалануга тапшырылды: яңа балалар бакчалары, җәмәгать үзәкләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары... Саный китсәң, бихисап. Шунысы хак: алар барысы да яшәешебезне камилләштереп, аны социаль яктан тулыландырып киләләр һәм, телгә алмый мөмкин түгел, барысы да "Бердәм Россия" партиясенең махсус проектлары кысаларында тормышка ашырыла. - Яңа...

Актанышта соңгы елларда шактый гына төзелеш объектлары файдалануга тапшырылды: яңа балалар бакчалары, җәмәгать үзәкләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары... Саный китсәң, бихисап. Шунысы хак: алар барысы да яшәешебезне камилләштереп, аны социаль яктан тулыландырып киләләр һәм, телгә алмый мөмкин түгел, барысы да "Бердәм Россия" партиясенең махсус проектлары кысаларында тормышка ашырыла.
- Яңа төзелешләр генә түгел, инде күптәннән сафка баскан күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү дә нәкъ шушы программалар кысаларында бара. Узган ел район үзәгендә 4 күп фатирлы йорт капиталь төзекләндерелсә, быел 3 йорт яңартыла. 2 ел эчендә әлеге эшләргә 18 млн. сумнан артык финанс тотылды, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов. - Узган ел Усы авылында гомуми бюджеты 10 млн. сумнан артык булган җәмәгать үзәге сафка басты. Мәктәп, клуб, балалар бакчасы, ФАП, китапханә, ягъни авыл халкының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек бар социаль хезмәтләр дә бер түбә астында урнаштырыла. Шул ук тәртиптә быел Түке авылында да төзелә. Район үзәгендәге универсаль спортзал үзе генә дә ни тора. Бер комплекс эчендә бер үк вакытта баскетбол да, волейбол ярышы да үткәрергә була. Ә тренажерлар залы исә шәһәрнекеннән бер дә ким түгел.
- Илнар Энгелевич, әлеге программалар тагын нинди өлкәләрне яхшыртуны үз эченә ала?
- Алар социаль өлкәләрнең барысын да диярлек үз эченә алган. Мәсәлән, проектлар нигезендә мәгариф учреждениеләре дә яңара. Узган ел 2 мәктәп капиталь төзекләндерү бәхетенә ирешсә, агымдагы елны аларның саны тагын 2гә артты. Әлеге эшләрнең гомуми бюджеты 84 млн. сумнан артык. Быел Күҗәкә, Татар Суыксуы, Богады, Меңнәр авыллары мәктәпләре Белем көненә укучыларны яңарып каршы алачаклар. 2010-2015 елларда мәгариф үсешен билгеләгән "Киләчәк" программасы нигезендә Күҗәкә һәм Иске Богады мәктәпләре, капиталь ремонттан кала, заманча җиһазландырылачак та. Быелга бу эшләрнең гомуми бюджеты 47 млн. сумнан артык. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да яңа урыннар булдырылды. Мәгарифтән кала, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә зур үзгәрешләр ясалды. 2013 елны 8 фельдшер-акушерлык пункты капиталь төзекләндерелде, быел 12 бина яңартыла. Шулай ук, әлеге учреждениеләрне модульле биналарга күчерү дә дәвам итә. Узган ел Шәрип белән Югары Яхшыйда сафка басты, быел Чат белән Чалманарат авылларында. Болар белән беррәттән, җирлекләрдә модульле ветеринар пунктлар да төзелә. Быел Иске Байсар авылында гомуми бюджеты 2 млн. 200 мең сумлык шундый бина сафка басачак. Ә "Доступная среда" программасы нигезендә Пучы авылының картлар йортында һәм үзәк хастаханәдә 5 млн. сумлык эшләр башкарылды.
- Проектлар кысаларында авыллардагы су мәсьәләсе дә уңай хәл ителерме?
- Социаль әһәмияткә ия "Чиста су" программасы 2011 елдан алып уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Вәзгыятьне уңай якка үзгәртү максатыннан, соңгы 2 ел эчендә генә 18 млн. сумга якын эшләр башкарылды һәм әле дә дәвам итә. Монда инде су юллары алыштырыла, гидрантлар, су башнялары яңартыла, яңа скважиналар булдырыла. 2012 елда Актанышның 57 нче һәм 12 нче кварталларында, 2013-2014 елларда Яңа Әлем җирлегендә су юллары булдырылды. Әлеге эшләр алга таба да дәвам итәчәк, һәм су мәсьәләсе уңай хәл ителер дигән өмет бар. Җирлекләрдә шулай ук урамнарны яктырту программасы да уңышлы гына эшләп килә.
Социаль ипотека программасы буенча быел тагын 1 күп фатирлы йорт тапшырылачак. Шулай ук программа нигезендә шәхси йортлар да төзелә. Быелга әлеге эшләргә 18 млн. сумга якын финанс каралган. Әле күптән түгел генә Нөркә бистәсендә бәхетле гаиләләргә бу яңа йортларның ачкычлары тапшырылды. "Бердәм Россия" партиясенең махсус проектлары кысаларында җирлекләрдә спорт мәйданчыклары булдыру да киң колач алды. Узган ел Пучы һәм Актаныш авылларында, быел Татар Суыксуы белән Киров авылларында куллануга тапшырылачак. Бу эшләрне башкару өчен 2 елга 9 млн. сумга якын акча каралган.
Республика җитәкчелеге алып барган әлеге сәясәт, ягъни бу социаль проектлар яшәешебезнең бар өлкәсен дә диярлек колачлый, һәм киләчәктә дә алар дәвамлы булыр дигән ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев